16+

«Раббыбызга шөкер итик!»

«Ап-ак яулыкларыбыздан, көләч йөзләребездән нурлар чәчеп, тагын җыелдык, җәмәгать, шөкер итик, чиксез шөкрана кылыйк! Газиз җиребездә иминлек, муллык, иманнарны ныгыту юлларын киң ачканы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребезне әйтик!» Мөхтәрәм остазбикәбез Әлмира Әдиәтуллина быелгы Республика көне бәйрәмен шушы чакыруы белән башлап ачып җибәргән иде.

«Раббыбызга шөкер итик!»

«Ап-ак яулыкларыбыздан, көләч йөзләребездән нурлар чәчеп, тагын җыелдык, җәмәгать, шөкер итик, чиксез шөкрана кылыйк! Газиз җиребездә иминлек, муллык, иманнарны ныгыту юлларын киң ачканы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребезне әйтик!» Мөхтәрәм остазбикәбез Әлмира Әдиәтуллина быелгы Республика көне бәйрәмен шушы чакыруы белән башлап ачып җибәргән иде.

Кем белән генә күрешеп сүз башлама, ул көнне һәркайсыбыз: «Аллага шөкер! Аллага шөкер!» - диеште. Әнә халыкның сөекле җырчысы Зөһрә Сәхабиева ничек ди: «Бу җыелышуны Аллаһыга шөкер итү дип атау күңелләргә шифа бит ул. Ерак тарихлар аша караганда, элекке көчле, шөһрәтле дәүләтебезнең бүгенгесе бәлки әллә ни зур да түгелдер, тик барыбер дә Республика дип аталды, дин кайтты, калебләребезне пакьләү өчен киң юллар ачылды, Татарстан, татар, Казан дигәнне бөтен дөнья белә хәзер».
«Бүген нинди хисләр, уйлар күңелеңдә?» дигән сорау белән мин үзем күпләргә мөрәҗәгать иттем һәм «горурлык», «шөкер» дигән сүзләрне ишеттем. Татар халкының күпме асыл ул-кызларын укыткан, тәрбия кылган галимәбез, гарәп теле белгече, Татарстанның атказанган укытучысы Лена Таҗиева сөйли: «Күңел күтәренке, күңелдә әйтеп тә бетерә алмаслык шатлыклы хисләр. Бу мәйданга мин һәр елны республикам, халкым өчен чиксез горурланып киләм. Мин үзем бер ел Каһирәдә укыдым. Анкетага Татария дип язсам, берсе дә белми, Россия дип төзәттерәләр иде. Бүген инде авыз тутырып әйтә дә, яза да алабыз, шөкер. Безне дөнья таныды! Эшчән, матур, булдыклы халкыбызны дөнья белә. Дин иреге кайтты! Динсезлек чорында яшәсәк тә, күңелләребездән иманны суырып ала алмадылар бит!»
Галим Әнвәр Хәйри дә шул ук фикерне куәтләде: «Бүген инде күңелдә иң якты, иң изге хисләр генә! Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләр, рәхмәтләр укып, бәйрәмгә дип чыгып киттем.
Әйе, безнең өметләр бик үк акланмады - милли университет, ике теллелек канунына ирешеп үк бетмәдек, тик, күңелләребезне төшермичә, ирешкән хәтлеләре дә шактый дип шөкрана кылыйк, алга таба олы эшләребезне башкарып яшәүләребез мөһим».
«Син кояшсың, Син айсың,
Нур өстенә нурсың син...»
Менә бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәләмгә багышланган мөнәҗәтне барыбыз да үз оныгыдай яратып өлгергән Сәетдаут башкарды. Йа Раббым, нурлы да нурлы шушы балабыз, тавышы моңлы-матур, үзе ап-актан киенгән. Россия ислам университетының II курс студенты. Әтисе гарәп кешесе икән, әнисе - үзбәк. Монда абыйсы белән бергәләп белем алалар. Безнең белән безнеңчә сөйләшә, килгәч өйрәндем инде, ди.
Иран Ислам җөмһүриятенең Генераль консуллыгының мәдәният буенча атташесы Мәҗит Шәфаэн әфәнденең: «Олы бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Шөкрана кылуларыбыз кабул булсын. Асыл кануныбыз Коръән кушкан юлда бергә, бердәм булыйк», - дигән тәбрикләве дә күңелләребезгә сары майдай ягылды. Тагын бик күп зыялы милләттәшләребезнең, дин әһелләренең чыгышлары да шушы кунагыбыз әйткән теләкләргә аваздаш иде.
Ә җырчыларыбыз Зөһрә Сәхабиева, Эмиль Җәләлетдинов һәм Рәшит Сөләймановлар башкарган мөнәҗәтләр, татар халык җырлары данлы Кабаныбыз буйларын яңгыратты ул көнне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading