16+

Рөхсәтсез корылмалар җимертелә

Башкалада 96 законсыз капиталь төзелеш корылмасы фаш ителгән, шуның 42сенә карата суд эше инде кузгатылган.

Рөхсәтсез корылмалар җимертелә

Башкалада 96 законсыз капиталь төзелеш корылмасы фаш ителгән, шуның 42сенә карата суд эше инде кузгатылган.

Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр төзелеше рөхсәтнамәләре идарәсе җитәкчесе Альберт Салихов сөйләгәнчә, рөхсәтсез үткәрелүче төзелешләргә бәйле рәвештә прокуратура тикшерүенә - 35, ә Татарстан буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә 86 материал тапшырылган.
- Росреестр гозере буенча 2011 елның декабреннән башлап 127 корылма тикшерелде. Нәтиҗәдә рөхсәтсез төзелгән 38 корылманы (шуның унысы күпфатирлы йорт) теркәтергә омтылу очрагы ачыкланды. Росреестр һәм безнең идарәнең уртак эшчәнлеге ярдәмендә быел законсыз төзелгән бер генә корылма да теркәтелмәде, - диде Альберт Салихов.
Хөкем карары чыгарылганнан соң биш корылма инде җимертелгән. Болар: Красный Химик ур., 12а, Төзүчеләр ур., 23 адресларындагы күпфатирлы йортлар, Урман аръягы бистәсендәге бина, Космонавтлар урамындагы бакчачылык ширкәтендәге корылма, Чкалов ур., 7а адресында бинага өстәмә күтәрелгән 3 кат.
- Татарстан Президенты, Премьер-министр, прокуратура рөхсәтсез төзелешләрне күзәтчелектә тота. Казанда «кара төзүчеләргә» урын юк, - дип катгый төстә фикерләрен җиткерде мэр Илсур Метшин.
Бистәләрдә күпкатлы йортлар төзү рөхсәт ителми, чөнки моңа инженерлык коммуникацияләре, электр энергиясе куәтләре ярашлы түгел.
Без ул йортларны коммуналь хезмәт күрсәтүләр исемлегенә кертмәячәкбез, - диде Илсур Метшин. - Кайберәүләр: «Эшкуарлыкның үсешенә киртә куясыз, якламыйсыз», - дип зарланалар. Экспертизасыз, проектсыз йортлардан фатир алучыларның иминлеген, шулай ук бистәләрдә яшәүчеләрне кем яклар соң? Кешеләрне пикетларга чыгарып, «тере калкан» артына яшеренеп үз гамәлләрен башкармакчылар. Пикетлар оештырып, басым ясарга тырышсалар да, файдасыз. Рөхсәтсез төзелүче корылмалар барыбер сүттереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading