16+

Рөхсәтсез йорттан фатир сатып алмагыз!

Казанда узган ел 209 капиталь төзелеш корылмасының законсыз төзелүе яки рөхсәтсез файдаланылуы фаш ителгән.

Рөхсәтсез йорттан фатир сатып алмагыз!

Казанда узган ел 209 капиталь төзелеш корылмасының законсыз төзелүе яки рөхсәтсез файдаланылуы фаш ителгән.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе Альберт Салихов докладында әйтелгәнчә, узган ел башкалада 461 капиталь төзелешкә рөхсәт бирелгән. Шулардан 82се - күпкатлы, 178е - шәхси торак төзелеше. «Шәхси өйләр төзүгә игътибар нык артты. Узган ел Казанда шәхси секторда 344,4 мең квадрат метр торак сафка бастырылды. Шәхси торак төзелеше буенча без, Россиядә Ростов-на-Дону белән Уфа шәһәрләреннән соң, өченче урында», - диде Альберт Салихов.
Казанда башкарылучы 944 төзелешнең 301е күпкатлы йорт, ә 643е - иҗтимагый максатлардагы корылма. Рөхсәтсез төзелешләргә 192 беркетмә тутырылган, 159 эш - Татарстанның дәүләт төзелеш инспекциясенә, ә 77 эш Казан прокуратурасына җибәрелгән. Судларга 35 гариза тапшырылган, 13 корылманы кире сүтү турындагы карар чыгарылган. Узган елдагы суд карарлары буенча «рөхсәтсез төзелеш» дип табылган 12 корылманы яки йортны сүттерү чарасы башланган.
Рөхсәтсез төзелешләргә карата мэр Илсур Метшин да кискен мөнәсәбәтен белдерде. «Шәхси торак төзелеше турында»гы Федераль законда кимчелекләр бар. Эшкуарлар шуннан файдаланырга тырыша, - диде ул. - Ләкин закон һәр кешегә бер булырга тиеш. Казан бистәләрендә, шәхси торак төзелешенә дип җир кишәрлеге алып, рөхсәтсез рәвештә күпфатирлы йорт төзеп куючылар бар. Мондый күпкатлы йортлар бистәләрнең су һәм электр челтәрләре куәтләренә туры килми, нәтиҗәдә аварияләр килеп чыга. Кеше шәһәр читендәге бистәләрдә тынычлыкта, табигать кочагында яшәргә тели, шуның өчен җир ала, ә кайбер намуссыз эшкуарлар исә күпфатирлы йорт төзеп куя».
Киңәшмәдә Гасприинский һәм Гривка урамнарында рөхсәтсез төзелгән күпкатлы йортлар мисалга китерелде. Мэр Илсур Метшин: «Гражданнар, арзан бәясенә кызыгып, рөхсәтсез төзелгән йортлардан фатир сатып алмасыннар иде. Әлеге фатирлар Россия Теркәү палатасында теркәлмәячәк, шәһәр дә ул йортларга коммуналь хезмәт күрсәтмәячәк», - дип кисәтте.
Теге яки бу йорттан, бигрәк тә бистәләрдә төзелгән күпкатлы йорттан фатир сатып алганчы, шәһәр башкарма комитетыннан белешү мәслихәт. Эшкуарларның: «Йортның документлары тиздән әзер була», - дигән сүзләренә ышанмагыз. Йорт мәҗбүри сүттертелгән очракта, фатирсыз да, акчасыз да калу куркынычы зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading