16+

Җә, рәхәт!

Кая барабыз без?! Татар кешесе үзенең туган телен аңлый алмас хәлгә төштек.

Җә, рәхәт!

Кая барабыз без?! Татар кешесе үзенең туган телен аңлый алмас хәлгә төштек.

Без үскәндә рус теле дәресләрендә дә рәхәтләндереп татарча җавап бирә идек. Шулай бервакыт дәрестә укытучыбыз, бер сүзнең тәрҗемәсен белер өчен, егетләребезне чеметкәләп аласы итте. «Борыныгызга кызлар исе кергән, шомырт төбендә кызлар кочып утырасыздыр әле, үзегез черемуханың татарчасын беләсезме икән?» - ди.
Үзеннән сораганын белгән сыйныфташым аркама шундый итеп төртте ки, каян башыма килгәндер: «кара чебен», - дидем мин аңа. Шул дәрестән соң ул егет «кара чебен»гә әйләнеп тә куйды. Тәрҗемә дигәннән, бүген кем ничек тели - шулай аңлый торган заман...
Әлмәндәр картның «Җырламас идем шырдыйны, тыңлаучысы шыр тиле», - дип такмаклавы гел искә төшә. Радионы ачсаң да, эстрада җырчылары күбәеп китте әле, дип уйлыйсың. Элек бармак белән санарлык кына булган икән артистлар. Аның каравы, һәрберсенең үз йөзе, үз моңы иде. Бүген Татарстанда коймак калынлыгы китап чыгарган һәркем язучы була алган кебек, матур күлмәк киеп сәхнәгә менеп җыр сузарга батырчылык иткән һәркем җырчы санала. Ел буе: «Эчтәлеге оригиналь җыр сайлаган Иркә», - дип тыңлаган бер җырның башкаручысы әллә кем булып чыкты тагын. Радиодан җыр авторын гына түгел, башкаручысы кем булуын да әйтеп тормагач, каян танып бетерәсең ди.
Кич утырырга кергән күршем мәзәк итеп үзләренең кыйммәтле билет алып «Пирамида»га барып кайтуларын сөйләде. Бер матур кыз: «Йөрәктә җәрәхәт...» - дип өзгәләнә икән. Күршемнең апасына шулкадәр ошаган бу, хәтта сүзләрен отып калып, концерттан кайтканда рульдә такмаклап бара башлаган.
Җәрәхәт дигән сүзне «җә, рәхәт, дип аңлаган икән ул. Миңа һәр сүзен тәрҗемә итеп, эчтәлеген төшендерергә туры килде. «Рана в сердце», - дим апага. «Рәхәт» дип җырлады кебек», - дип, үзенекен үз итә ул. Шулчак салонның арткы урындыгыннан: «Ә нигә йөрәктә иртә?» - дигән аптыраулы сорау ишеткәч, апам чүт бәрелми калды. Татар гимназиясендә укучы кызы «рана» сүзен үзенчә аңлаган булып чыкты.
Апаның һәм татар гимназиясендә укучы кызының шул бәягә билет алып, эчтәлегенә төшенмәгән концертны карап утыруы мантыйкка сыеп бетмәде. Тагын әле менә шул баланың тел белмичә татар гимназиясендә белем алуы да уйга салды мине.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading