Эстрада, театр, гомумән, сәнгать әсәрләренең сыйфаты түбән булу хакында ишетергә туры килә.
Хаклылары да, хаксызлары да бар. Хәтта Президент авызыннан ишетелгәннәре дә. Ләкин ничек кенә булмасын, сәнгатьнең нигезендә әдәбият ята. Әдәбият тиешле дәрәҗәдә түгел икән, берсе дә алга китмәячәк. Шуңа күрә, әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән ун язучыга ун сорау белән мөрәжәгать итәргә булдык.
Шуларның беренчесе, бүгенге кунагыбыз - шагыйрь, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман.
- Заман әдәбияты торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, бүген татарча укырлык әсәрләр юклыгыннан зарлана.
- Заманына күрә әдәбиятыдыр инде. Тәнкыйть үлгән, әдәби әсәрләрнең җитешсезлегенә күрәләтә күз йомган бер вакытта әдәбиятны чүп баса. Бу бит теләсә кайсы өлкәдә шулай. Авыл хуҗалыгы рәисе, үз кырындагы хисапсыз чүпне күрмичә, бик әйбәт дип тора икән, әлбәттә, чүп, гарип яшелчә, сыйфатсыз иген кенә үсәчәк. Кулланучылар затлы ризык урынына теләсә нәрсә ашауларына риза икән, бигрәк тә. Әсәрләрне нык эшкәртеп бастырырга туры килә. Һәрдаим яңа исемнәр эзлибез, аларга юллар ачарга тырышабыз. Булышуларыбыз үзен акласын иде дә бит.
Кайберәүләр шуны яздым, моны яздым, укыдыңмы, диләр. Туры сүзле булсам да, чын җаваптан качам, беренче абзацын йә тәүге битен… дип әйтмим. Саф татар телендә язылган образлы телле әсәрләрне дә укуы кыен булгалый. Бу авторларның бүгенге көнне, яшәү темпын, укучының кабул итү һәм реакция бирү тизлеген тоймауларыннан килә. Татар прозасына, гомумән алганда, динамика җитми, хәрәкәт динамикасы гына да түгел, хиснеке дә, сөйләмнеке дә.
Яшьләрнең кулга килеп кергән һәр әсәрен укыйм. Мине безне алмаштырачак буынның талант, каләм хезмәтенә әзерлек дәрәҗәсе бик борчый. Яшьләр прозасына күпчелек очракта тел камиллеге, сюжет кызыклыгы, сөйләм логикасы җитми. Әлегә мин яратып укыган яшь прозаик юк.
Рифә Рахман белән әңгәмәне "Шәһри Казан" сайтыннан алдагы көннәрдә укый алырсыз.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар