16+

Римма Ратникова: «Ябык темалар юк»

«Сәләт» йортында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белән «Безнең фикер!» татарча дебатлар лигасы активы эшлекле иртәнге ашта катнашты. «Безнең фикер!» проекты - «Сәмрух 2015» премиясендә җиңүче.

Римма Ратникова: «Ябык темалар юк»

«Сәләт» йортында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белән «Безнең фикер!» татарча дебатлар лигасы активы эшлекле иртәнге ашта катнашты. «Безнең фикер!» проекты - «Сәмрух 2015» премиясендә җиңүче.

Әлеге дебатлар лигасы 2014 елдан бирле эшләп килә. «Сәләт» берләшмәсе белән берлектә, ул яшьләрне критик һәм аналитик фикер йөртергә, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтә, актив гражданлык позициясе тудыра, татар телен һәм мәдәниятен үстерә. Уеннар парламент дебатларының британ форматында уздырыла. Катнашу өчен Татарстан Республикасының 14 яшьтән олырак мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.

Римма Ратникова, беренче эш итеп, «Сәләт» дөньясы белән танышып чыкты. «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, проектлар, җәйге алан­нар турында кыскача сөйләп, «Сәләт» йорты буенча экскурсия үткәрде, ә аннан соң эшлекле иртәнге аш башланып китте.

Өстәл уртасында - канәфер чәчәкләре, татлы ризыклар, кайнар чәй... Әлеге күренеш үзе үк ачык эчкерсез сөйләшүгә чакыра.

- Ябык темалар юк. Сезне нәрсә кызыксындыра, без шул юнәлештә сөйләшүне дәвам итәргә әзер, - диде Римма Ратникова. Шулай да дәүләт структурасында җаваплы хезмәт башкаручы һәр кеше өчен сүзеңне үлчәп, фикереңне туплап сөйләшү мөһим дип тә искәртеп китте. Аның бу киңәшләре «Безнең фикер» проекты активистларына киләчәктә кирәк булуы бик мөмкин. - Сезнең кебек чакта мин дә бик актив идем, журналистика белән кызыксындым. Бүгенге көндә сезнең сәлкешләрегез арасында кемнәр генә юк, алар көннән-көн яңа үрләр, яңа дәрәҗәләр яулыйлар. Афәрин! - дип, изге теләкләрен юллады Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Чыннан да Миләүшә, Ләйсән, Зилә, Аяна һәм Гүзәлләрне киләчәктә әле ишетеп кенә түгел, танып та белербез. Яшьләр фикерле, кыю, кирәк кадәрле генә амбициоз. Алар арасында егетләрнең аз булуы гына күңелне бераз төшерә. Кызларның Татарстан Республикасының «Республика Дебатов» дискуссия үзәгенең җитәкчесе Аммар Аль-Анси кебек төпле, тәвәккәл, белемле егет җитәкчелегендә эшләүләрен исәпкә алсак, борчылырга урын юктыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading