16+

Рәмис Латыйпов хатын-кызларның хокуклары турында

Нинди эш акчалы, ниндие акчасыз икәнен ачыклый торган бер яхшы гына күрсәткеч бар. Акчалы җир ир кешеләр кулында. Менә мәктәпләрне генә ал. Авыл җирендә мәктәп директоры дәрәҗәле эшләрнең берсе. Элекке заманнан авылның өч хуҗасы бар - авыл башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, мәктәп директоры. Шуңа да авыл районнарында мәктәп директорларының күпчелеге ир-атлар....

Рәмис Латыйпов хатын-кызларның хокуклары турында

Нинди эш акчалы, ниндие акчасыз икәнен ачыклый торган бер яхшы гына күрсәткеч бар. Акчалы җир ир кешеләр кулында. Менә мәктәпләрне генә ал. Авыл җирендә мәктәп директоры дәрәҗәле эшләрнең берсе. Элекке заманнан авылның өч хуҗасы бар - авыл башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, мәктәп директоры. Шуңа да авыл районнарында мәктәп директорларының күпчелеге ир-атлар....

Нинди эш акчалы, ниндие акчасыз икәнен ачыклый торган бер яхшы гына күрсәткеч бар. Акчалы җир ир кешеләр кулында. Менә мәктәпләрне генә ал. Авыл җирендә мәктәп директоры дәрәҗәле эшләрнең берсе. Элекке заманнан авылның өч хуҗасы бар - авыл башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, мәктәп директоры. Шуңа да авыл районнарында мәктәп директорларының күпчелеге ир-атлар.

Шәһәрдә акчалы, дәрәҗәле эшләр мәктәптән башка да җитәрлек. Шуңа да мәктәп директоры итеп хатын-кызларны ешрак куялар. Болай гына ышанмасагыз, безнең илдәге олигархларны барлап чыгыгыз. "Форбс" журналының 2014 ел нәтиҗәләре буенча 200 иң бай россияле исемлегендә бердәнбер хатын-кыз 106 нчы урындагы Елена Батурина. Әмма бу исемне ишетүгә үк 1 миллиардлык хәзинә артында аның ире - Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков торганлыгы аңлашыла.

Бәлки, хатын-кызлар үзләре акчалы урыннарны яратмыйлардыр, шуңа юктыр алар бу исемлектә? Әмма череп барганмы, череп баеганмы Көнбатышны карасаң, анда хатын-кызларның урыны бераз икенчерәк икәнен күрергә була. Шул ук "Форбс"тан дөньядагы иң бай кешеләрне барлый башласаң, иң бай хатын-кызлар беренче унлыкта ук пәйда була - 9 урында Кристи Уолтон, унберенче, унөченче урыннарда да ханымнар.

Бер үк эшне башкарган ир кеше белән хатын-кызның хезмәт хакын чагыштырып караганда, күпчелек очракта хатын-кызның хезмәт хакы азрак булып чыга. Моны гаделлек принцибы буенча аңлаталар да - ир кеше гаиләсен ашатырга тиеш дип карыйлар. Шушы принцип буенча караганда,хатын-кызга күбрәк түләргә кирәк тә бит - аларга бирелгән акча балаларга килеп җитәчәгенә шанс зуррак. Юк, ир кеше ашатырга тиеш. Баласын ялгыз тәрбияләүче ирләр бармак белән генә санарлык, аның каруы андый хатын-кызлар адым саен булса да, ир кеше гаиләсен ашата булып санала.

8 март бәйрәме - шушы сүзләрнең хаклыгына бер дәлил. Хатын-кызларның хокукларын яклау өчен дип уйланылган бәйрәмне ирләр эләктереп алып, эчтәлеген капма-каршыга үзгәртеп, бозып бетерделәр. Хәзер "хатын-кыз хокуклары" дип авыз ачкан кешенең авызын томалау өчен бик җайлы сылтаулар бар - хатын-кыз хокукын таләп итәсең, димәк, син хатын-кызларның ирләр кебек төзелештә эшләвен, рельс күтәрүен, ирләр кебек аракы эчеп, тәмәке пыскытып йөрүен сорыйсың? Димәк син хатын-кызларның ирләр кебек ирдәүкә булуын телисең? Хатын-кыз хокуклары дип дөньяны бозып бетерделәр, фәлән-төгән дип эт итеп сүгеп тә атарга мөмкиннәр әле. Гәрчә 8 мартны уйлап чыгарган хатын-кызлар, киресенчә, хатын-кызның шушындый хокуксыз булуына каршы чыккан чыккан кешеләр булганнар. Хатын-кызлар хокукларын сорамасын өчен "хатын-кыз хокукы" дигән сүзнең мәгънәсен кирегә әйләндергәннәр - ул хакта авызыңны ачкан кешенең башына бирсеннәр өчен.

Хатын-кызның шундый хәле җәмгыять тарафыннан тиеш итеп кабул ителә, шуңа да әти-әни "яхшы кияү табылуны" гына тели - язмышы әйбәт булсын. Чөнки белеп торалар - кияүдән уңмаса, үзенә генә тормышны ерып баруы бик-бик авыр булачак. Моның шулай икәнен ирләр үзләре дә белеп тора. Хатын-кызларның хаклары кечкенә булган илләрдә - һәртөрле Үзбәкстан, Әфганстан, Вьетнамнар, Ангола, Замбияләрдә 8 март ял көне. Бу илләрдәге ирләр елга бер көнне хатын-кызга хокук бирүне кабул итүгә түзә ала. Ә менә хатын-кызларның хокуклары ирләрнекеннән ким булмаган Европа илләрендә бу көн ял түгел. Бәйрәм итеп игълан итү ул үзе хатын-кызның икенче рольдә икәнен күрсәтә, шуңа да аларда бәйрәм итәргә җирлек юк. Бездә - бар. Шуңа да бу көн бәйрәм. Алар Әниләр көнен бәйрәм итәләр, ә бу көннең популярлыгы түбән. Бездә - киресенчә.

Хатын-кызлар назәкатьле җан ияләре булып калсын дисәгез, аларның ирләр кебек үк тигез хокуклы - көн буе эштә асфальт ташыганнан соң кухняда дежур торырга түгел, чынлап та тигез хокуклы икәнен танысак иде, ирләр. 8 март кына 8 март булмасын, ел әйләнәсе 8 марттагы кебек караш булсын иде аларга.

Фото goroskoplet.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading