16+

Рөстәм Миңнеханов: “Өч елга гына хатын алмыйлар”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының V сессиясендә катнашып, мэр Илсур Метшинның узган елдагы эшчәнлеге хисабына уңай бәя бирде.

Рөстәм Миңнеханов: “Өч елга гына хатын алмыйлар”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының V сессиясендә катнашып, мэр Илсур Метшинның узган елдагы эшчәнлеге хисабына уңай бәя бирде.

Россия Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан социаль-икътисади үсеш буенча илдә беренче унлыкта баруын искәртүдән башлады үзенең фикерләрен республика башлыгы. Ул узган ел 28 мең "КамАЗ" машинасы җыелганлыгын, пилотсыз "КамАЗ"лар чыгарылачагын канәгатьлек белән телгә алды. Республикада нефть эшкәртүче ике завод эшли инде, тагын берәү төзеләчәк, нәтиҗәдә елына 23 миллион тонна нефть эшкәртеләчәк.

- Президент Владимир Путин әле күптән түгел генә Менделеевск шәһәрендәге "Аммоний" заводына старт бирде. Казан вертолет заводы уңышлы эшли, Ми-38 һәм "Ансат" вертолетларын базарга актив кертергә кирәк. Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводның, Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсенең, "Элекон", Казан оптика-механика заводы, Казан органик синтез, синтетик каучук заводларының, "Нэфис" компаниясенең, "Алабуга" үзгә икътисади зонасындагы предприятиеләрнең хезмәтләре нәтиҗәле,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның 2030 елга кадәрге чорга билгеләнгән үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру барышында Казанның акыллы икътисад үзәгенә әвереләчәгенә өметләнә Президент. Шул максаттан, "Иннополис" фән шәһәрчеген Казанның көндәлек тормышына тыгыз бәйләргә чакырды.

- "Свияга" мультимодаль логистика үзәге төзелеше дәвам итәчәк. Казан үзәгендә елга порты тоту дөрес гамәл түгел, порт "Свияга"га күчереләчәк. Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале - алгарышлы проект. Ул Казанның йөзен үзгәртәчәк. Казаннан Мәскәүгә 3 сәгать 30 минутта, Түбән Новгородка 1 сәгать 30 минутта, ә Чабоксарга утыз минутта барып җитеп булачак, - дип, Президент Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше идеясен нык хуплавын белдерде.

Мэр Илсур Метшин докладында өлешле торак төзелешендә 2007 елда четерекле объект исемлегенә 82 йорт кертелгәнлеге әйтелде. Әлеге исемлектән 76 йорт тәмамланган, калганнарында эшләр быел һәм киләсе елда ахырына җиткереләчәк. Өлешле торак төзелешендә хәзер дә 168 йорт шәһәр хакимияте күзәтчелегендә. Бу уңайдан Президент: "Казанда һәм Чаллыда "Свей" белән "Фон" киеренке хәл тудыра. Илсур Рәисович, мәсьәләне сезгә хәл итәргә, без булышырбыз", - диде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге тарихи биналарны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәген, шәһәрдәге ишегалларын төзекләндергәндә республика бюджетыннан ярдәм булачагына ышандырды.

- Юллар - Казанның да, Татарстанның да йөзе, - дип, Президент юл-транспорт мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Автомобильләрнең тротуарларга, яшел зоналарга куелуын тәнкыйтьләде.

- Казанда Пушкин урамындагы 5нче йортта янгын чыкканда янгын хезмәте башта тротуарлардагы машиналарны эвакуацияләргә мәҗбүр булды, - дип искә төшерде ул.

Фикер алышуларда чыгыш ясаган Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов узган ел алты паркны төзекләндерүләрен әйтте. Чыгышында ул кытайлылырның: "Хатын алсаң, өч елга бәхетле буласың, ә бакча утыртсаң, гомергә бәхетле буласың", - дигән әйтемен китерде.

- Дамир Фәттахов сүзләре белән килешмим. Өч елга гына хатын алмыйлар. Гомерлек хатының белән шул паркларга чыгарга кирәк, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов бу елның республикада Сусаклагыч зоналарны үстерү елы икәнлегенә басым ясап.

- Паркларда һәм скверларда тормыш кайнасын, аларга җавалы структуралар билгеләргә кирәк. Яр буе зоналарын төзекләндергәндә сервис булдыру зарур, бер концерт яки шоу-тамаша белән генә булмый. Сусаклагыч зоналарда бизнес эшчәнлеге өчен республиканың норматив актларын кабул итәргә кирәк. Кабан күленнән башлыйбыз төзекләндерү чараларын, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент республикада милләтара һәм динара дуслыкны сакларга чакырып: "Без мигрантларның кемнәр булуларын, ник килгәнлекләрен белергә тиеш. Һәркемне кабул итә алмыйбыз, безгә шикле кешеләр кирәкми", - дип кисәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук башкаладагы предприятиеләр коллективларына да, Казанда һәм Чаллыда ярминкәләр оештыручы авыл хезмәтчәннәре белән агропредприятиеләргә дә рәхмәтен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading