16+

Рөстәм Миңнеханов Гомәр Усманов гаиләсенең кайгысын уртаклашты

"Кадерле Фәрид Гомәрович һәм Светлана Гомәровна! Әтиегез Усманов Гомәр Исмәгыйлевичның вафат булуы белән бәйле авыр кайгыгызны уртаклашам. Ул Татарстанның иң алдынгы җитәкчеләре рәтендә булды, көчле ихтыярлы кеше иде. Безнең республика үсешенә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертте, аларның хөрмәтен һәм ихтирамын казанды. Гомәр Усмановның җаваплы урыннарда эшләү дәверендәге нәтиҗәле...

"Кадерле Фәрид Гомәрович һәм Светлана Гомәровна! Әтиегез Усманов Гомәр Исмәгыйлевичның вафат булуы белән бәйле авыр кайгыгызны уртаклашам. Ул Татарстанның иң алдынгы җитәкчеләре рәтендә булды, көчле ихтыярлы кеше иде. Безнең республика үсешенә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертте, аларның хөрмәтен һәм ихтирамын казанды. Гомәр Усмановның җаваплы урыннарда эшләү дәверендәге нәтиҗәле эшчәнлеге, аның туктаусыз үсешкә омтылуын, туган республикасына тугры хезмәт итүен күрсәтүче билге.

Гомәр Усмановның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.Тирән кайгыгызны уртаклашам, авыр көннәрегездә сезгә көч һәм сабырлык телим", - диелә Татарстан Президенты телеграммасында.

Фотода: Рөстәм Миңнеханнов 2012 елда Гомәр Усмановны 80 яшьлек юбилее белән котлый

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading