16+

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары медиарейтингында өченче урында тора

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Медиалогия" ресурсы версиясе буенча губернаторларның апрель медиарейтингында өченче урында тора.

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары медиарейтингында өченче урында тора

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Медиалогия" ресурсы версиясе буенча губернаторларның апрель медиарейтингында өченче урында тора.

Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урынны били.

Апрель аенда массакүләм мәгълүмат чаралары Рөстәм Миңнехановның Чехиягә эш сәфәре кылуы турында хәбәр итте. Анда Татарстан һәм Көньяк Маравия крае кебек икътисади үсеш кичергән төбәкләрнең хезмәттәшлеге Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасының эшлекле мөнәсәбәтләрен ныгытуга булышуы хәбәр ителде. Татарстан Президенты анда Европа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында да катнашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан хакимиятенең Дәүләт Думасына Гаилә кодексына төзәтмәләр юлларга җыенуын да хәбәр итте. Закон проекты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнгән. Моннан тыш, Татарстан лидеры Дубайда узган "VI AIM-2016" ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда әмирлек хакиме Шәйх Мөхәммәд бен Рәшит Әл-Мактумга республиканың икътисади мөмкинлекләре һәм тормышка ашырылучы зур проектлар турында да сөйләгән.

Губернаторларның рейтингы "Медиалогия" ММЧ-системасы базасы нигезендә төзелгән, ул 31 мең йогынтылы чыганак: ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ һәм блогларны үз эченә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading