16+

Саакашвилины төрмә көтмәгәе...

Президентлык срогы тәмамлануын да көтмичә, Грузиянең яңа хакимияте тарафыннан эзәрлекләнүдән куркып, узган ел ахырында Брюссельга качкан Саакашвилига хәзер Ватанына кире кайтырга туры килмәгәе.

Саакашвилины төрмә көтмәгәе...

Президентлык срогы тәмамлануын да көтмичә, Грузиянең яңа хакимияте тарафыннан эзәрлекләнүдән куркып, узган ел ахырында Брюссельга качкан Саакашвилига хәзер Ватанына кире кайтырга туры килмәгәе.

Эш шунда - 2005 елда үтерелгән Грузиянең элеккеге премьеры Зураб Жваниянең эшен тикшерү шушы көннәрдә тәмамланган. Әлеге җинаятькә Саакашвилиның да кагылышы булуын дәлилләүче материаллар калкып чыккан.
Прокуратура бу хакта әлегә рәсми комментарийларын бирмәгән, әмма Грузиянең бер бәйсез газетасы кичә сенсацияле хәбәр белән чыкты. Прокуратурадагы чыганакның сүзләренә таянган әлеге материалда, Жвания Президент резиденциясе бинасында Саакашвилиның күз алдында үтерелгән, дип язылган. Бу версиянең төп дәлиле - яшерен аудиоязма. Анда Саакашвилиның җәсәдтән котылырга боеруы яздырылган.
Башка яшерен аудиоязманың Төркиянең премьер-министры Реджеп Эрдоганның хакимияттәге көннәрен санаулы итүе бар. Узган ел ахырында Төркиядә зур ришвәтчелек җәнҗалы барышында Эрдоганның улы белән телефоннан сөйләшүе яздырылган булган. Язма ММЧлар кулына эләгеп, кичә бөтен халыкка танытылды. Анда премьерның улына өйләрендә сакланучы зур акчалардан котылырга кушуы теркәлгән. Әлеге җәнҗал Төркиядә яңа протест акцияләренең кабынуына китерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading