16+

«Шәһри Казан» сорауштыруы: «Матурлыкка омтылып яшик»

Укучыларыбыздан төп хезмәтләреннән тыш, нинди һөнәрләрнең күңелләренә хуш булуы турында сораштык.

«Шәһри Казан» сорауштыруы: «Матурлыкка омтылып яшик»

Укучыларыбыздан төп хезмәтләреннән тыш, нинди һөнәрләрнең күңелләренә хуш булуы турында сораштык.

Альберт Вельмуратов, теш табибы:

– Медицинада үземнең эшчәнлек юнәлешемдәге гыйлемнәр, Россиядәге һәм чит илләрдәге табибларның тәҗрибәсе белән танышып торам. Кешеләр тешләренең төзеклеген сакласыннар, чөнки тешләр организмның бик әһәмиятле әгъзасы. Бакчада җимеш агачларын хәстәрләргә яратам. Җимеш агачлары алар нәзберек, хәстәрләмәсәң, уңышны аз бирә. Җылы якларда үсә торган агачлар да безнең климатка яраклаша. Агачлар арасында җаныма ял табам.

Диләрә Шәмсетдинова, студент:

– Кыш көне сноубордта шуарга яратам. Әнием Венера татар милли аш-суларын әзерләргә өйрәтте. Хәзер үзем дә ит бәлешен, дөге бәлешен пешерә беләм. Өчпочмак, вакбәлеш, чәк-чәк, кыстыбый да пешереп алам. Башка халыкларның ризыклары белән дә кызыксынам. Интернетта күрсәтелгән рецепт буенча төрек, япон, грузин ашларын әзерләгәнем бар. Куркырга кирәкми, пешерә-пешерә остарасың.

Вероника Кисилева, менеджер:

– Ял көннәрендә тегү-чигү кебек кул эшләре белән шөгыльләнәм. Теккәндә яки чиккәндә җан тынычлана. Үзең башкарган эшләр кадерле була. Эшемне бер читкә куеп торып, гитарада уйнап, җырлап та җибәрәм. Балаларны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтергә кирәк. Алар үскәч музыкант та булмаслар, ләкин музыка уен коралы тормышта үзенә бер юлдаш ролен үти.

Марс Галиев, бухгалтер:

– Авылда үз йортыбызда гомер иткәнлектән, төзүче дә, терлекче дә булырга туры килә. Станокта агач эшкәртүгә, электр белән эретеп ябыштыруга һәвәслегем зур. “Күз курка, кул эшли”, дигәннәр. Каядыр барган җирдә, интернетта яңа үрнәкләр күреп алам да, ясаган эшләремә үзгәрешләр кертәм.  Өй эченә яки хуҗалыкка үз кулларың белән нәрсәдер ясап куйсаң, канәгатьлек кичерәсең. Матурлыкка омтылып яшик.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading