Сайлауларны - бәйрәм көне буларак кабул итәргә гадәтләнгән халык. Бүгенге көн дә төрле бәйрәм чаралары белән үрелеп барды. Үз тавышын биргән һәр кеше шәһәр транспортыннан бушлай кулланып, Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев концертын карый алды.
Инде сәгать өчләр тирәсендә "Казан-Арена" мәйданында халык тулы иде. Берәүләр концерт башланганчы "Юркин" паркта динозаврлар белән танышса, икенчеләр әдәби чатырда Россия актеры Вениамин Смеховның шигырьләр сөйләвен тыңлый торды.
14 яшьлек Виктор Машков әле сайлауда катнашмаса да, кандидатлар белән таныш икән. Бәйрәмгә дә әти-әниләренең "Мин сайладым" дигән тасмасын тагып чыккан. Бүгенге көннең һәр адымын ул үзенең видеоблогына элеп бара.
- Алданрак килеп Сергей Лазаревны төшереп алырга исәплим, - ди ул.
72 яшьлек Наталия Шварцманның үз гомерендә бер тапкыр да сайлауларны калдырганы юк.
- Ләкин бәйрәмгә беренче чыгуым гына әле. Бик ошады, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. "Юркин" паркта булдык менә. Концерт та кызыклы гына бара, - диде ул.
Дарья Хәкимзянова бәйрәмгә ире һәм кызы белән килгән.
- Декрет ялында мин. Башта бөтен гаиләбез белән сайлап килдек, хәзер менә бәйрәм итәбез. Минемчә, бүген һәр кеше үз тавышын бирергә тиеш. Бу безнең бурыч, - ди Дарья.
Бәйрәм концертына килгән халыкны Татарстанның Премьер министры Илдар Халиков сәламләде.
- Сез үзегезнең тавышыгыз, сайлауга килүегез белән Татарстан чәчәк атсын өчен барысын да эшләдегез. Студентмы ул, эшчеме, мәктәп, хастаханәләрдә эшләүчеме, бирегә җыелган халык Татарстанның киләчәге өчен җан атучы кешеләр. Татарстан - бердәм көч, зур бердәм гаилә, - диде Илдар Халиков.
Меңләгән тамашачы көткән популяр җырчы Сергей Лазарев та казанлыларны бәйрәм белән котлады.
- Дуслар, яраткан Казаным, мин бүген сезнең алда чыгыш ясавыма чиксез шатмын. Дөрес, бүген һава торышы урам концерты өчен түгел, бу кичне музыка бизәр дип уйлыйм. Яңгырга игътибар итмәгез. Ял итегез, - дип мөрәҗәгать итте халыкка җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар