Балигъ булмаганнарга карата кылынган җенси характердагы җинаятьләр саны елдан-ел арта. Мисал өчен, 2012 елда бу сан 294не тәшкил иткән булса, 2013тә 324гә, ә 2014 елда исә 317гә җиткән. Быелның ике аенда гына да балигъ булмаганнарга карата җенси көч куллануның 203 очрагы теркәлгән.
Балалар күп очракта олы кешеләрдән курка, тормыш тәҗрибәсе...
Скопировать ссылку

Балалар күп очракта олы кешеләрдән курка, тормыш тәҗрибәсе җитмәү, каршы тора алу мөмкинлеге булмау мондый төр җинаятьләрне башында ук ачыклау мөмкинлеген чикли. Җәмгыятьтә балаларга карата җенси көч куллану, күп очракта, тулы булмаган яки тәртипле булмаган гаиләләрдә кулланыла дигән фикер яши. Әмма бу һәрвакытта да дөреслеккә туры килми. Күптән түгел генә Казанның Яңа Савин районында шундый очрак теркәлгән - бер фирма директорының үзенең 5 яшьлек кызын көчләгәне ачыкланган.
Республикада тәртипсез булган гаиләләр һәм өлкәннәр тарафыннан көчләүләргә дучар булган балаларга ярдәм итү максатыннан, ведомствоара система һәм база булдырылган. Анда социаль яклау, медицина ярдәме һәм башка ярдәмнәр алырга мөмкин.
Татарстан Дәүләт Советының бер комитет утырышында балигъ булмаганнарга карата җенси кагылгысызлык темасына сөйләшү булды. Анда хокук саклау органнары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башка белгечләр катнашты. Бу мәсьәлә дәүләтнең закон чыгару органы югарылыгында фикер алышуга барып җиткән икән инде, димәк, уйланырлык җирлек бар дигән сүз...
Комментарийлар