16+

Сентябрь яңалыклары: ипотека фатирын сату җиңелрәк булачак

Сентябрь аеннан яңа закон һәм кагыйдәләр гамәлдә булачак. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Сентябрь яңалыклары: ипотека фатирын сату җиңелрәк булачак

Сентябрь аеннан яңа закон һәм кагыйдәләр гамәлдә булачак. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

1 сентябрьдән таксистлар автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисын (ОСГОП) рәсмиләштерергә тиеш. Юл һәлакәте таксист гаебе аркасында булмаган очракта да, пассажир иминиятчедән 2 миллион сумга кадәр компенсация алачак. Хәзер пассажир 500 мең сумга кадәр компенсациягә исәп тота ала, әмма автомобиль юл-транспорт һәлакәтенә таксист гаебе белән эләксә генә. Яки авария өчен гаепле кешенең, әгәр дә ул таксист булмаса, ОСАГО полисы булса. Гомумән, таксины җәмәгать транспортына тиңләячәкләр.

Автобус йөртүчесенең шулай ук ике иминият полисы: ОСАГО һәм ОСГОП булырга тиеш. ОСАГО аның гаебе буенча булган очракка, ОСГОП – пассажир зыян күргән башка очракларга. Страховщиклар такси өчен ОСГОП эшләтеп җибәрүгә әзер. 2024 елның 1 сентябренә кадәр пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруга рөхсәт алган таксистларның бу яңа иминият килешүе төзү өчен 60 көн вакыты бар. 

11 сентябрьдән торак кредиты буенча түләнмәгән бурычлары булганнар залогтагы торакны мөстәкыйль сата алачак. Шул рәвешле финанс кыенлыклары булган заемщиклар, суд һәм сату процедураларын читләтеп үтеп, ипотека торагын сата алачак. Әмма фатирны сату турындагы гариза белән банкка ул заемщикны әле судка бирмәгән очракта гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Гаризаны алганнан соң, банкның уңай яки тискәре карар кабул итү өчен ун көне бар. Ипотека торагын сату срогы – дүрт ай, әмма ул яклар килешүе буенча озайтыла ала.

Өстәмә эш өчен түләү тәртибе үзгәрә. Сентябрьдән эш сәгатеннән тыш башкарылган хезмәт өчен түләү, аның барлык өлешләрен исәпкә алып, тулы хезмәт хакы нигезендә исәпләнә. Эш бирүчеләр квалификация өчен өстәмә түләүне, никадәр катлаулы булуы, шул исәптән район коэффициентлары һәм стимуллаштыручы түләүләрне исәпкә алырга тиеш. Элегрәк исәп-хисап вакытында хезмәт хакының 10-25 процентын тәшкил иткән база оклады гына исәпкә алына иде. Эш сәгатеннән тыш эш өчен түләүнең төп принцибы элеккечә кала: беренче ике сәгать өчен кимендә бер ярым күләмендә түләнә, аннан соңгы сәгатьләргә – ким дигәндә икеләтә күләмдә.

Россия мәктәпләрендә яңа предметлар барлыкка килә. Мәсәлән, "Технология" предметы урынына расписаниегә "Хезмәт (технология) кертелде. Бу бик күп дискуссияләр булган һәм күпчелек ата-аналар белән укытучылар хуплаган яңалыкларның берсе. Балаларны яңадан тегәргә, пешерергә һәм башка һөнәрләргә өйрәтәчәкләр. "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" (ОБЖ) дигән таныш предмет хәзер "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" дип аталачак. 
Югары уку йортларында хезмәт хакларын арттыру буенча проект эшли башлый. 1 сентябрьдән "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" проектында катнашучы илле югары уку йортының фундаменталь фәннәр укытучыларының хезмәт хаклары артачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу якынча 7,5 мең укытучыга кагыла, аларда 300 мең студент белем ала.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading