Татарстан Яңа ел каникулларын уздыру өчен иң популяр шәһәрләр исемлегендә. Мәскәү, Екатеринбург, Петербург, Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдә яшәүчеләр ялларын бездә уздырырга ниятләгән.
Чит илләрдән килүчеләр юк диярлек, ни өчен дигәндә, Яңа ел бәйрәмен фәкать Россиядә генә шулай зурлап, унар көн ял итәләр. Чит илләрдә ике көннән ары ял итмиләр, мөселман илләрендә исә аны бөтенләй дә бәйрәм итү гадәте юк.
- Туристларның туксан тугыз проценты - россиялеләр. Килүчеләр арасында шулай ук бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән дә бар. Татарстанда туристлар өчен кызыклы булган топ биш урынны әйтә алам, алар: Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, бишенчесе йә Чистай, йә Тәтеш. Тарихка бай матур урыннар алар. Без күңел ачу чараларын читтән килгән туристлар өчен генә түгел, татарстанлылар өчен дә оештырабыз. Мин гомумән казанлыларга республика шәһәр-районнарын барып күрергә тәкъдим итәм. Гел үз казаныбызда гына кайнап ятарга димәгән. Ә республика халкын исә Казанга чакырам. Башкалада бәйрәм чаралары бик күп булачак. Казанда кунакханәдә яшәү, ашау һәм күңел ачу программалары өчен бер кешегә тәүлегенә уртача 4-4,5 мең сум акча кирәк булачак, - диде журналистларга Министрлар Кабинетында узган брифингта Туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов.
Узган елны Яңа ел каникулларында Татарстанга 70 мең турист килгән, быел аларның саны 80-85 мең булыр дип көтелә. Әмма бу безгә күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык та өсти, туристлар канәгать калырлык сервис күрсәтергә, кызыклы программалар тәкъдим итәргә кирәк.
- Болгар, Зөя, Чистай, Тәтеш, Алабуга музейлары туристлар белән бик актив эшли. Арчадагы Кыш бабай резиденциясе хәтта олыларда да зур кызыксыну уята. Болгар белән Зөягә һәр көнне үзәк автовокзалдан автобуслар йөреп торачак. Тагын бер яңалык: Татарстанга Мәскәүдән автокәрван киләчәк. 10-12 автойорттан торган әлеге транспорт чарасы алты көн дәвамында Казаннан башлап Зөя, Болгар, Биләр, Чаллы, Чистай, Тәтеш районнарында булачак һәм киредән Мәскәүгә кайтып китәчәк, - ди Сергей Иванов.
Чистайга баручыларны Борис Пастернакның мемориал-музее буйлап экскурсия, "Музейный вечер в Рождетство" дигән музыкаль-әдәби программа, "Под Рождетственской звездой" күргәзмәсе көтә. Тәтеш районында стендка ату мәктәбен, атаклы Молостволовлар утарын, районның тарих музеен күрә аласыз.
«Зөя утрау-шәһәрчеге музее" директоры Артем Силкин сүзләренчә, туристларны алар 1 гыйнвардан ук кабул итәргә әзер.
- Практика күрсәткәнчә, безгә, гадәттә, Яңа ел бәйрәменнән соң ук килергә яраталар. Туристларга өч төрле программа тәкъдим итәбез. «Сказка о Никите стрельце и Свияжском прянике» дигән интерактив әкият, «Рождественские забавы на Свияжской земле» интерактив программа һәм «Свияжские забавы» күңел ачу программасы кунакларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз, - ди Зөя музее директоры.
Болгар музей-тыюлыгы директоры урынбасары Лилия Сафина, Болгар шәһәренең бик кунакчыл булуына басым ясап, 2-10 гыйнвар көннәрендә "Древний Булгар зимние встречи с прошлым" дигән бәйрәм программасын тәкъдим итәчәкләрен сөйләде.
- Яңа ел чыршысы инде күптән бизәлде, кунаклар көтә. Бәйрәм чараларында Пётр I, Хан белән Ханбикә кебек тарихи персонажларны да очратырга мөмкин булачак. Һава торышы әйбәт булса, чаналарда шуу да каралган, - ди Лилия Сафина.
Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры урынбасары Тәнзилә Агишина да бәйрәм чараларының кызыклы булачагын әйтә.
- Алабугада 15 музейның да заллары бәйрәмчә бизәлде, берсеннән-берсе кызыклы программалар әзерләде. Уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар, таудан шуу, халык уеннары да оештырыла. Кунакларны коймак белән чәй дә эчерәчәкбез, - ди Тәнзилә Агишина.
Туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, Яңа ел каникулларын Татарстаннан читкә чыкмыйча гына да күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрергә була. Республика халкын ул өйдә утырмаска, ялкаулыкны җиңеп чыгарга, йөрергә, актив ял итәргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар