16+

Серле сәгать

Һәр сырына мең дә бер хатирәләр сеңдергән агач сәке. Кайчандыр балаларны тезеп ашаткандыр, кичләрен алар белән бергә әкият тыңлагандыр, карт бабайның бакыйлыкка күчкәнен дә күргәндер ул.

Серле сәгать

Һәр сырына мең дә бер хатирәләр сеңдергән агач сәке. Кайчандыр балаларны тезеп ашаткандыр, кичләрен алар белән бергә әкият тыңлагандыр, карт бабайның бакыйлыкка күчкәнен дә күргәндер ул.

Өстенә суккан палас җәеп, мендәр-ястыклар өеп куйганнар. Өстәл өстендә бакыр самавыр әле суынмагандыр да сыман. Аның янында иске «Зингер» тегү машинасы, ул да күптән түгел генә эшләп туктаган, ахрысы... Шундый хис биләп алды, әйтерсең лә йорт хуҗасы әле генә чыгып киткән дә менә хәзер кайтып керер кебек. Мин, аны көткәндәй, тып-тын басып торам. Стенадагы сәгать кенә, келт-келт итеп, минутларны саный. Уй-фикерләремне чуалтып чынбарлыктан үткәннәргә алып китүче дә шушы сәгать түгелме соң? Мондый күренешләрне музейларда, мәктәпләр- дә мең тапкыр күргән бар. Апас районының Туган якны өйрәнү музеена кереп, әлеге экспонатлар янына килеп басуга, музейда икәнлегем онытылды. Гадәти булмаган бер җылылык, җанлылык тойдым мин биредә. Әллә нигә бу үзгәлекнең сәбәпчесе сәгать кебек тоелды. Чыннан да, бу сәгать гади генә түгел. 1938 елда Апас районында хәрби комиссариат оешкач, ул аның диварында урын ала һәм шунда 65 ел хезмәт итә. Бары тик 1962-1964 ел аралыкларында гына Тәтеш хәрби комиссариатына алып киткән булалар. Аннан соң инде, Апас районы оешкач, кире кайтарыла. Нинди авыр елларны, күпме газапларны, күз яшьләрен күргән сәгать бу. Ничаклы халыкны сугышка озаткан, санаулыларын гына каршы алган. Кулларына кайгылы хәбәр тоткан тол хатыннарны: «Тормыш дәвам итә, син көчле булырга тиеш», - дип юаткан.
Зур тарихлы бу сәгать әле бүген дә төзек, вакытны төгәл күрсәтә. Бүген аңа 76 «яшь». Тагын шунысы да кызык, сәгать осталары килеп, аны диварга туры итеп урнаштырып китсәләр дә, ул бу торышны яратмый, кире үз хәленә кайта. Аның өчен бераз янтаебрак тору уңайлырак, адәм баласы кебек үк, аны да тормыш авырлыклары баскан, күрәсең...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading