16+

«Сез хакимиятне каралтасыз»

Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүе шау-шулы мәсьәләгә әверелде.

«Сез хакимиятне каралтасыз»

Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүе шау-шулы мәсьәләгә әверелде.

Бер казанлы юл кичүе баскычларыннан эчкә шаулап яңгыр суы агуын кәрәзле телефонына видеога төшереп, интернет челтәренә элгән булган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар «Әмирхан шарлавыгы» дип исемләгән әлеге видеоязма мэриядә узган киңәшмәдә күрсәтелде. Кичүне су басу турында «Шәһри Казан» газетасында да язылган иде. Шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов аңлатма биргәнчә, Ямашев-Әмирхан киселешендәге корылманы «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе төзегән, проектны «Казгражданпроект» институты эшләгән. Су басуның сәбәбе - кичү астындагы насослар даими эшләү схемасына һаман да тоташтырылмаган. Проект сызымнарында да кимчелекләр җибәрелгән. Тротуарлар белән баскычлар бертигез яссылыкта тора. Баскычларны беркадәр биек итеп калдыру яки төзәтү өчен, «академик башы» кирәк түгел инде, югыйсә.
«Кем ялгышы - проектлаучыныкымы, заказчыныкымы, әллә төзүчеләрнекеме - халыкның моңарда эше юк. Бу - бөтен дөньяны су баскан очрак түгел ләбаса, ә аз гына катырак яуган яңгыр вакытындагы хәл. Кайчан бетәчәк бу башбаштаклык һәм тәртипсезлек? - дип, кискен канәгатьсезлек белдереп сөйләде мэр Илсур Метшин. - Анда үткәргечләр буенча һәм башка мәсьәләләрдә колачлы эшләр башкарылды. Ләкин ут янмаса яки чүп җыештырылмаса, яисә һәр яңгырдан соң төкеренергә туры килсә, ул 99 процентны бер кеше дә күрми. Башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләребез җәяүлеләр өчен бер кичү төзесәләр, маңгай тирләрен сөртеп, шуны һәрьяклап күрсәтәләр. Без кырыкны төзибез. Әмма халыктан уңай кайтавазлар аласы урынга, сез хакимиятне каралтасыз».
«Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары Марс Газизуллин Ямашев-Әмирхан киселешендәге кичүне якын арада төзекләндерергә ышандырып, йөкләмә алды. Илгиз Латыйпов чыгышында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта 37 урында җәяүлеләр өчен кичүләр төзелеше бара. «Уңайлыклы мохит» программасы кысаларында, җәяүлеләр кичүләренә лифтлар һәм күтәрткеч механизмнар да көйләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading