16+

Әсгать Сәфәров: «Һәр авыл җирлегендә, районда килгән һәрбер кеше турында мәгълүмат булырга тиеш»

Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләр, 2016 елга планнар турында Лаеш районының Комлы Ковал авылында оештырылган күчмә матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Әсгать Сәфәров: «Һәр авыл җирлегендә, районда  килгән һәрбер  кеше турында мәгълүмат булырга тиеш»

Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләр, 2016 елга планнар турында Лаеш районының Комлы Ковал авылында оештырылган күчмә матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Февраль ае дәвамында республика районнары берәмлекләренең утырышлары узды. Аларның алтысында Президент Рөстәм Миннеханов үзе, унысында - Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җидесендә - премьер-министр Илдар Халиков, калганнарында төрле министрлар, ведомство җитәкчеләре катнашкан.

- Әлеге утырышлар гади генә түгел, районнар өчен бу бер вакыйга. Аны һәр район үзенчәлекле, нәтиҗәле итеп үткәрергә тырышты. Бүгенге сөйләшү урыны итеп Лаеш районын сайлавыбыз да очраклы гына түгел. Лаеш районы Идел белән Кама тоташкан җирлектә урнашкан, Казанга иң якын районнарның берсе. Әлеге мөмкинлекне алар дөрес һәм нәтиҗәле итеп кулланалар, - диде Преиздент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Матбугат конференциясе башланганчы җурналистларны Комлы Ковал авылының тормышы, яшәеше белән таныштырдылар. Бу җирлектә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармагы да үсештә. "Рамай үрдәкләре" фермер хуҗалыгы, "Дорхан" компаниясе җитештергән товарларның сәүдә базарында үз исемнәре һәм урыннары бар.

- Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, инвестициләр кертү өчен уңайлы шартлар тудыру иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Уңышларыбыз да бар: республиканың 26 районында 51 сәнәгать мәйданчыгы оештырылды, анда 292 резидент 6 мең кешене эш урыны белән тәэмин итә. 2015 елда 13 млрд сумлык товар җитештерелгән. Бу юнәлештә иң уңышлы эшләүчеләр - Биектау һәм Лаеш районнары. Яңадан 13 районда эшне җайга салу бара, - диде Әсгать Сәфәров.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары иң түбәннәрдән санала, республика буенча уртача 17 000 сум. Тукай районында бу сан 31 961 сум булса, Чирмешәндә - 11 400 сум. Әсгать Сәфәров саннарның төрлелеге район башлыкларыннан гына да тормый дип искәртте. Мәсәлән, Тукай районында "Челны бройлер" компаниясе яхшы гына эшли, шуңа күрә уртача хезмәт хакы да югары.

Кеше тормышы өчен дә, икътисадый үсеш өчен дә бик тә мөһим тагын бер нәрсә - юллар төзелеше. 2016 елда 44 авылны зур юл белән тоташтыру каралган. Узган ел юллар төзү һәм ремонтлау өчен 17,4 млрд сум акча тотылган, быел да аның күләме кимемәячәк.

Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы хисабына да шактый эшләр башкарыла. Халык аның уңай якларын күрә башлады.
- Бу акчага авыл эчендәге юллар, чишмәләр, күперләр төзелә. Монда үз акчасы да сарыф ителгәч, халык урамга тракторы белән кергән трактористка карата да битараф калмый , - ди Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров.

Кешеләрнең актив, игътибарлы булулары бүген бик кирәк. Соңгы елларда авылларга чит төбәкләрдән кайтып йорт сатып алучылар да еш күренгәли. Күп вакыт авыл халкы аларның кем булуында белми.

- Һәр авыл җирлегендә, районда килгән һәрбер кеше турында мәгълүмат булырга тиеш. Бу бигрәк тә каршылыклар булган зоналардан күчеп кайтучыларга кагыла. Болар − Урта Азиядән килүче мигрантлар. Радикаль ислам үтеп керү, законсыз наркотиклар әйләнеше дә шуннан. Татарстанга Сүрия һәм Гарәп илләреннән дә мигрантлар килә. Без аларны да исәпкә алабыз. Әлеге мигрантларның республикага нинди максат белән килүләрен һәм монда нәрсә белән шөгыльләнергә җыенуларын без белергә тиеш. Гомумән алганда, Татарстан бар кеше өчен дә ачык. Яңа проектлар, бизнесны без хуплыйбыз. Әмма тискәре күренешләргә киртә куярга кирәк. Моның өчен мәгълүматка ия булу мөһим, - диде Әсгать Сәфәров.


Социаль-икътисадый үсеш рейтингы

Алдынгылар

I урын - Казан
II урын - Әлмәт районы
III урын - Түбән Кама районы


Артка калучылар

Тәтеш районы
Балык бистәсе районы
Спас районы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading