16+

Шау-шу дулкынында

Тавыш зурлыгы децибелларда (дБ) үлчәнә. 30 дБга кадәрле тавыш кеше өчен зарарсыз. 80-85 дБ кеше өчен куркыныч тудырмый. 130-150 дБ колакларны авырттыра, кеше аңын югалтырга, колак барабаннары шартларга мөмкин. 180 дБ тавыш кешене үтерә. Мондый тавышта хәтта металл да эри. Зур шәһәрләрдәге шау-шу кеше гомерен 10-12 елга кыскарта. Төрле тавышлар...

Шау-шу дулкынында

Тавыш зурлыгы децибелларда (дБ) үлчәнә. 30 дБга кадәрле тавыш кеше өчен зарарсыз. 80-85 дБ кеше өчен куркыныч тудырмый. 130-150 дБ колакларны авырттыра, кеше аңын югалтырга, колак барабаннары шартларга мөмкин. 180 дБ тавыш кешене үтерә. Мондый тавышта хәтта металл да эри. Зур шәһәрләрдәге шау-шу кеше гомерен 10-12 елга кыскарта. Төрле тавышлар...

Тавыш зурлыгы децибелларда (дБ) үлчәнә.
30 дБга кадәрле тавыш кеше өчен зарарсыз.
80-85 дБ кеше өчен куркыныч тудырмый.
130-150 дБ колакларны авырттыра, кеше аңын югалтырга, колак барабаннары шартларга мөмкин.
180 дБ тавыш кешене үтерә. Мондый тавышта хәтта металл да эри.
Зур шәһәрләрдәге шау-шу кеше гомерен 10-12 елга кыскарта.
Төрле тавышлар кешене шатландырырга, тынычландырырга яисә, киресенчә, уятып җибәрергә, дулкынландырырга сәләтле. Бүген без, кызганыч ки, һәрьяклап үзебезгә һөҗүм иткән тавыш белән көрәшергә мәҗбүрбез. Берәүләр шау-шудан колакчыннар (наушниклар) киеп котылырга тырыша (ә анысы үзе тавыш атакасының бер төре ләбаса!), икенчеләр исә, тәрәзәләрен томалап, өенә кереп бикләнә.
Тавыш әле туарга да өлгермәгән сабыйга да юлдаш: ул әнисенең йөрәк тибешен тыңлап тынычлана. Ана кәефсезләнеп, йөрәк тибеше ешая икән, бала да тынычсызлана башлый. Белгечләр яралгы да музыканы ишетә дип саный, шуңа күрә көмәнле хатын күбрәк тыныч, талгын, күңелгә ярашлы көйләрне, бигрәк тә классик музыканы тыңларга тиеш.
Бүгенге көндә күпләр йокысызлыктан интегә. Моның төп сәбәбе тавыш белән бәйле икән. Тавышның 10 дБга артуы кан басымын 2 бүлемтеккә арттыра, бу исә инсульт куркынычын - 10 процентка, йөрәк авыруларын 5 процентка арттырырга мөмкин.
Каты тавышлар кеше организмы өчен зарарлы. Бигрәк тә түбән ешлыклы музыка - хип-хоп, рок, хард-рок, электрон музыка тыңлаучыларны күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин. Мондый музыканы даими тыңлау канда инсулин күләмен үзгәртергә сәләтле. Ә 10 минут авыр рок музыкасын тыңлаганнан соң, укучылар хәтта тапкырлау таблицасын да онытырга мөмкин.

Кеше өчен файдалы тавышлар
Яңгыр яуган тавыш, диңгез, дулкыннар шаулавы, дельфиннар тавышы тәэсирендә кеше тынычлана.
Кош сайраган тавыш игътибарлылыкны арттыра.
Баш авыртканда, Бетховенның «Фиделио», Огинскийның «Полонез», Листның «Вена рапсодиясе» әсәрләрен тыңлау файдалы.
Йокысызлыктан Григның «Пер Гюнт», Сибелиусның «Ямансу вальсы» коткара.
Стресска каршы көрәштә Бах, Скрябин, Гендель әсәрләре ярдәмгә килә.
Гайдн һәм Россини музыкасы тәнгә дәрман өсти.
Универсаль музыка - Моцарт әсәрләре. Аны 10 гына минут тыңлау да кешенең интеллект дәрәҗәсен (IQ) уртача 8-10 берәмлеккә күтәрә. Моцарт музыкасы кешенең хәтере һәм фикерләү дәрәҗәсе артуга китерә, гормональ системага уңай тәэсир итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading