16+

Шәхси клиника дигәч тә...

Кайсы табибка да ышанырга белмәссең, валлаһи. Берсе бер төрле диагноз куя, икенчесе бөтенләй башка дарулар язып бирә. 30 еллап хастаханәгә аяк басмаган әнием, шуңа күрәдер, берәр җире авырта башласа, үләннәр, халык медицинасы ысуллары белән генә дәвалана. Дөрес, монда да чамасын белергә кирәк. Бик нык ютәлләгәч, үзебезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә...

Шәхси клиника дигәч тә...

Кайсы табибка да ышанырга белмәссең, валлаһи. Берсе бер төрле диагноз куя, икенчесе бөтенләй башка дарулар язып бирә. 30 еллап хастаханәгә аяк басмаган әнием, шуңа күрәдер, берәр җире авырта башласа, үләннәр, халык медицинасы ысуллары белән генә дәвалана. Дөрес, монда да чамасын белергә кирәк. Бик нык ютәлләгәч, үзебезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә...

Кайсы табибка да ышанырга белмәссең, валлаһи. Берсе бер төрле диагноз куя, икенчесе бөтенләй башка дарулар язып бирә. 30 еллап хастаханәгә аяк басмаган әнием, шуңа күрәдер, берәр җире авырта башласа, үләннәр, халык медицинасы ысуллары белән генә дәвалана. Дөрес, монда да чамасын белергә кирәк. Бик нык ютәлләгәч, үзебезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул исә тыңлады, аркага каккалап-суккалап карады да: «Сездә пневмония булуы ихтимал, тиз арада хастаханәгә ятарга, антибиотиклар кадатырга кирәк», - дип белдерде. Юллама буенча терапевт билгеләгән хастаханәгә җыенып киттем. Ни хикмәт, мондагы белгечләр, үпкә ялкынсынуга охшамаган, мөгаен, сездә бронхиттыр, дигән фикер әйттеләр. Анда тикшергән биш табибның берсе - балга аллергия дә булуы бар, икенчесе - тамагың шешкән, өченчесе - ОРЗ, дүртенчесе, ни дип тә әйтергә белмим, рентгенга төшәргә кирәк, дип сөйләнде. Кыскасы, үземнең нинди авыру белән чирләгәнемне төгәл генә аңлатучы булмагач, ничек дәваланырга да белмичә аптырап калдым. Чарасызлыктан, монда белми калмаслар, дип, түләүле клиникага юл тоттым. Ни өчендер, түләүле булгач, анда барысы да иң-иңе булырга тиештер кебек тоела бит ул: иң шәп белгечләр, яхшы мөнәсәбәт, уңайлы шартлар... Хезмәт күрсәтүләреннән зарланырлык түгел анысы: акчаңны түләгәч, чират та торасы юк, күн кәнәфиләрдә генә утырып, журнал, телевизор карый-карый, сине кабинетка чакырганнарын көтәсең. Тик менә белем дәрәҗәсе дигәннән, бу - шәхси клиника яки дәүләт хастаханәсе булуга карамый, белгечнең ни дәрәҗәдә үз эшенең остасы, тәҗрибәле, белемле икәнлегенә бәйле икән. Әнә биредә әле былтыр гына дәүләт хастаханәсендә эшләп киткән таныш хатынны очраттым. Элекке эшендә кыскартуга эләккәч, шәхси клиникага күчкән икән ул. Сөенеп туя алмый: хезмәт хакы да күбрәк, шартлар да канәгатьләнерлек, ди ул.
Кайбер танышларымны шәхси клиникаларда кәкре каенга терәтүчеләр дә булды. Булмаган авыруларын бар дип, керем эшләү максатыннан, кочак-кочак дару язып, аны бары билгеле бер даруханәдән генә алырга кушып, төрле рецептлар язып бирделәр. Ә дәүләт хастаханәсенә баргач, бу даруларның бөтенләй кирәк булмавы, дөрес диагноз куелмавы ачыкланды.
Сүз уңаеннан, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдергәнчә, быелдан республикада шәхси медицина клиникалары эшчәнлекләрен күзәтү астына алырга телиләр. Бу бигрәк тә теш дәвалау хастаханәләренә кагылачак икән. Шәхси клиникада дәваланганнан соң, хәле начарланган пациентларның ярдәм сорап дәүләт хастаханәләренә мөрәҗәгать итү очраклары ешайгач та, күзәтү кирәк дигән фикергә килгәннәр. Кыскасы, һәр ялтыраган алтын түгел. Тыштан бик матур, төзек биналарда урнашкан, уңайлы шартлары булган һәр шәхси клиника да ул әле ышанычлы, сыйфатлы дигән сүз түгел шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading