16+

Сәхнәдә – Әлмәндәр варислары

Кичә Казан дәүләт мәдәният институтында «Әлмәндәр варислары» дигән Шәүкәт Биктимеров исемендәге Халыкара балалар театрлары фестивале башланды. Аны Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге һәм «Әкият» курчак театрлары оештырган. Фестивальнең максаты - балалар коллективларының иҗади үсеш мөмкинлекләрен, аларның талантларын барлау.

Сәхнәдә – Әлмәндәр варислары

Кичә Казан дәүләт мәдәният институтында «Әлмәндәр варислары» дигән Шәүкәт Биктимеров исемендәге Халыкара балалар театрлары фестивале башланды. Аны Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге һәм «Әкият» курчак театрлары оештырган. Фестивальнең максаты - балалар коллективларының иҗади үсеш мөмкинлекләрен, аларның талантларын барлау.

Фестивальдә катнашу өчен «Драма театры» төрендә - унөч, «Курчак театры» төрендә - ике, «Нәфис сүз» төрендә илле катнашучы гариза биргән. Анда Татарстан районнарыннан тыш, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан Республикаларыннан, Монголия, Палестинадан 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша. Алар үз телләрендә чыгыш ясый ала.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, фестивальгә ярдәм итә­чәкмен, диде.



- Без үзебезнең йолдызларны тиз онытабыз. Шәүкәт абый истәлегенә бу фестивальне оештыру бик яхшы идея. Исеме дә бик матур, - диде.

Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова әлеге фестивальнең кирәкле булуын ассызыклады.

- Балаларыбыз театраль шә­хесләребезне белеп үсәргә тиеш. Проектта күренекле шәхесләр катнашу да сөендерә. Фестивальнең дәрәҗәсе зур булыр дип көтәбез, - диде ул.

Күренекле шәхесләргә килгәндә исә, жюрины Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина җитәкләве очраклы түгел. Ул - Әлмәндәрнең оныгы Гөлфирәне уйнаган артист. Рузия ханым «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә уйный башлаганда Шәүкәт абыйга әле 50 дә тулмаган булуын хәтерендә яңартты.

Шәүкәт Биктимеровның туган ягы Саба районы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфетдинов районда артист исемен мәдәният йортына биргәннәрен, Миңгәрдә аның музеен оештырганнарын искә алды. Артистның бюстын Мәскәүдә яшәүче якташлары Кадим Җәмитов эшләгән. Декабрь аенда Шәүкәт Биктимеров исемендәге фестиваль дә оештырганнар.

Фестивальне Арчаның «Тылсым» курчак театры ачып җибәрде. Алар сәхнәдә Тукай әкиятләре каһарманнарын җанландырдылар.

Әтнә районыннан килгән балалар коллективы Туфан Миң­нуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәтте. Аны Алсу Хәкимова белән Финә Сафиуллина сәхнәләштергән. Балалар оста уйнаулары белән жюри әгъзаларын да шаккатырды. Актерлык сәләте дисеңме, пластикамы, сөйләмнәре беләнме - теләсә кайсы коллективны көнләштерерлек.

Баулыдан физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәхнәгә чыгып, тирә-юньдәгеләрне шәфкатьле булырга өндәүләре соклану уятты (без бу спектакль турында газетабызның 4 февраль санында язып чыккан идек).

Фестивальгә бүген йомгак ясала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading