16+

Шәп пьесага конкурс игълан ителде

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы, «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы-2012» конкурсы игълан итә. Авторлар әлеге бәйгегә беркайда да куелмаган һәм матбугатта чыкмаган татарча язылган пьесаларын тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык, әсәрләр тәхәллүс белән имзаланырга...

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы, «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы-2012» конкурсы игълан итә. Авторлар әлеге бәйгегә беркайда да куелмаган һәм матбугатта чыкмаган татарча язылган пьесаларын тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык, әсәрләр тәхәллүс белән имзаланырга тиеш. Аны ике данәдә тапшырырга кирәк. Автор турындагы белешмә аерым конвертта бирелә. Пьесалар 2012 елның 1 ноябренә кадәр театрда кабул ителә. Җиңүче авторларга беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен акчалата бүләк тапшырыла. Конкурс кысаларында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса», «Татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка, «Җәмгыять һәм яшьләр» темасына караган пьесаларга аерым һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус бүләк тапшырылачак. Пьесаларда җәмгыятьнең бүгенге хәлен яктыртуга өстенлек бирелә. Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре быелның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Әсәрләрне Фәндәс Сафиуллин җитәкчелегендәге жюри бәяли. Конкурста җиңгән пьесалар махсус җыентыкта бастырылачак һәм театрларда сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading