16+

Шәһәр үзәгендәге 343 бина яңартылачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи үзәгендәге йорт һәм биналарны төзекләндерү турындагы күрсәтмәсен гамәлгә ашыру буенча эшләр бара.

Шәһәр үзәгендәге 343 бина яңартылачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи үзәгендәге йорт һәм биналарны төзекләндерү турындагы күрсәтмәсен гамәлгә ашыру буенча эшләр бара.

Шәһәрнең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча эш киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров китергән мәгълүматларга караганда, Казанның үзәгендәге 343 бина милекчеләре мэрия белән хезмәттәшлек килешүе төзегән. Биналар Казанда 2013 елда узачак Универсиадага кадәр төзекләндереләчәк. 56 бинага - капиталь, ә 43 корылмага агымдагы төзекләндерү үткәреләчәк. Әлеге исемлектәге 18 бина тарихи-мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Тарихи үзәктәге 160 объектта төзү-монтаж эшләре башкарылачак. «Бу сан үзгәреп торучан, ә иң мөһиме кимү ягына бара. 30 йортта эшләр тәмамланды. «ASG» инвестиция компанияләре төркеме Универсиадага кадәр 14 бинаны яңартачак, шуларның унберендә төзекләндерүләр башланды», - диде Руслан Шакиров.
Тарихи биналар исемлеге, аларның милекчеләре, нинди эшләр һәм кайсы вакытка үткәрелергә тиешлеге турындагы мәгълүматлар белән «Иске Казан» префектурасы сайтында танышырга мөмкин. Милекчеләр биналарның диварларына капиталь һәм агымдагы ремонт ясауны, төзү-монтаж эшләре үткәрүне үз җаваплылыгына алдылар. Диварларны төзекләндерү һава торышы мөмкинлек бирүгә үк киң колачта җәелдереләчәк. «Шәһәрнең тарихи үзәгендәге картина җәй ахырларына тамырдан яхшы якка үзгәрәчәк», - дип өметләндерде Руслан Шакиров.
Мэр Илсур Метшин Казанның тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен, шулай ук үзәктәге йорт һәм биналарны төзекләндерүнең җитди бурыч булуын ассызыклап, эшләрнең барышын көндәлек күзәтчелектә тоту кирәклеген искәртте. Киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин, «Иске Казан» префектурасы башлыгы Линар Закиров катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading