16+

Шрайбикус Феликс дөньяны агач утыртырга өйрәтә

Казан Ратушасында 23 ноябрьдә, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, быелгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Анда, мэр Илсур Метшин чакыруы буенча, Бавариядән (Германия) килгән дөньякүләм танылган яшь эколог Феликс Финкбайнер да катнашты.

Шрайбикус Феликс дөньяны агач утыртырга өйрәтә

Казан Ратушасында 23 ноябрьдә, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, быелгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Анда, мэр Илсур Метшин чакыруы буенча, Бавариядән (Германия) килгән дөньякүләм танылган яшь эколог Феликс Финкбайнер да катнашты.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанда 10 октябрьдә «Яшел рекорд» проектына старт бирелгән иде. Шул вакыт эчендә 44 мең 273 зур агач һәм 19 мең 552 куак утыртылды, - дип сөйләде Илсур Метшин. - Универсиада байрагы астында бу әле яшелләндерү чараларының башлангычы гына. Ел саен 50 мең агач утыртачакбыз.
2007 елда Феликс Финкбайнер 9 яшендә чакта мәктәптә үз сыйныфларында ак аюларны саклау турында доклад сөйләгән. Соңрак «Планетабызны яшелләндерик» (Plant-for-the-planet) экология хәрәкәтенә нигез салган Феликсның 193 илдәге теләктәшләре тарафыннан инде 12,6 миллиард агач утыртылган. Яшь эколог үзенең идеяләрен Европа парламенты һәм БМО мөнбәрләреннән дә җиткерүгә ирешкән. Феликс Финкбайнер фонды 2020 елга дөньяда триллион агач утыртуны максат итеп куйган. Шигарьләре дә үзенчәлекле: «Җитәр инде лыгырдарга, агач утырта башларга вакыт!»
Мэр Илсур Метшин һәм үзенең әтисе белән бергә яшь эколог Феликс «Әкият» курчак театры каршындагы скверга агачлар да утырттылар. Бу чарага Казан укучылары да кушылды.
Халыкара экология хәрәкәтенең бер офисын Казанда да ачу ниятләнелә. Plant-for-the-planet язулы шоколадлар һәм футболкалар Россиядә, мөгаен, киләсе елда сатуга чыгарылыр. Аннан кергән акча агачлар утыртуга тотыла. Феликс Финкбайнер Казанга тагын 2013 елның июль аенда киләчәк.
«Казан, дөнья белән бергә, иң матуры булсын. Һәр кеше кимендә 150 төп агач утыртса иде!» - дип, теләкләрен ирештерде Феликс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading