16+

«ШӘҺРИ КАЗАН»да бергә кайныйк!

Озын-озак кызыксыз әңгәмәләр «ШК»ның холкына ук туры килми бугай. Бүгенге тиз, ритмлы, «нано»лашкан заманда һәр нәрсә җәһәт, тыгыз, интеллектуаль яктан бай булырга тиеш. Бу татарның яраткан газетасы «Шәһри Казан»га да тулаем туры килә. Иң әүвәл - газетаның баш мөхәррире Мансур МОРТАЗИНга өч сорау.

«ШӘҺРИ КАЗАН»да бергә кайныйк!

Озын-озак кызыксыз әңгәмәләр «ШК»ның холкына ук туры килми бугай. Бүгенге тиз, ритмлы, «нано»лашкан заманда һәр нәрсә җәһәт, тыгыз, интеллектуаль яктан бай булырга тиеш. Бу татарның яраткан газетасы «Шәһри Казан»га да тулаем туры килә. Иң әүвәл - газетаның баш мөхәррире Мансур МОРТАЗИНга өч сорау.

- Тираждан чыгып, газета турында фикер йөртеп буламы, Мансур әфәнде?
- Юк. Тиражы күп булган бер шәхси газетага язучы журналистның әйткәне бар: «Мин гел шәхси газетага гына язар идем, әмма анда басылган күп язмама укучының реакциясе юклыкка шаккатам. Ә сездә ярты битлек кенә язмам басылып чыкса да, шалтыратулар, уңай яисә бәхәскә урын калдырган фикерләр ишетә башлыйм. «Шәһри»гә яздыңмы, шаукым буласын көт тә тор». Бу нәрсәне аңлата? Кешенең реакциясе булу тиражның күплеге-азлыгыннан тормый. Безне Казанның «каймагы» - зәвыклы интеллигенция укый. Булсын ул галимнәр, танылган сәнгать әһелләре, театр җәмәгатьчелеге, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре. Ә рухи дөнья барометры булып нәкъ менә алар санала да.
- Журналистика һөнәре бу заманга туры килә, дип саныйсызмы? «Шәһри Казан»ның нәрсәгә теше үтми?
- Бәлки, бүген журналистиканың роле, әһәмияте кими дә төшкәндер. Мин үзем журналистикага туксанынчы еллар башында килгән кеше - ул чакта бар җирдә дә «яшел ут», һәр нәрсәгә сүз үтә иде. Бүгенге көндә безнең һөнәрнең дәрәҗәсе төште, әмма алай да үз эшен яратып эшләгән журналистка эзләнер, кызыксыныр, үз сүзен әйтер өчен җирлек бар әле. Журналистика кебек башка кызыклы һөнәр юк та кебек тоела миңа. Кайда гына булмый да, кемнәр белән генә аралашмый бит ул журналист... Әмма җитдирәк - икътисад, сәясәт кебек темаларга теш үтми. Бу үзенә күрә укучы, менталитет белән дә бәйле күренеш. Татарга күбрәк рухи фактор мөһим. Рус матбугаты ул яктан «тешлерәк», ә бездә, татар журналистларында, белемлелек аксый сыман. Укыйсы да укыйсы, эшлисе дә эшлисе әле...
- Шәһәр газетасын нишләп әле районнар, авыллар укырга тиеш, дигән фикер яши.
- Ә нишләп әле укымаска тиеш? «Шәһри Казан»ның асыл мәгънә-тәрҗемәсе - нурлы Казан дигән сүз. Дөньяның төрле кыйтгасына сибелгән татармы ул, республикабызның авыл-шәһәрләрендәге милләттәшме - безнең барчабыз өчен дә үзәк булып башкала тора. Шәһәр газетасы дип кенә караганда да, без аның сулышы, яңалыклары белән таныш булырга тиеш. Мин бүгенге «ШК»ны берничек тә тар кысага кертеп, ул менә шушы укучы өчен адресланган, дип әйтә алмыйм - ул бөтен татарга йөз тота. Бердәм булыйк, «Шәһри Казан»да бергә кайныйк!

«Шәһри Казан»да ишетмәгәнеңне ишетерсең:
Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты: «ШК»ны күптәннән укып барам. Ул бик нык үзгәрде, аның дәрәҗәсе үсте. Сез дә язылыгыз, аннан күп мәгълүмат алырсыз, ишетмәгәнегезне ишетерсез!»
Разил ВӘЛИЕВ, халык шагыйре: «Мин газеталардан иң беренче чиратта «Шәһри Казан»ны укыйм. Милли мәсьәләләрдә аның кебек сизгер, оператив газеталар күп түгел.»
Индус ТАҺИРОВ, тарихчы, академик: «Шәһри Казан» - иң яхшы, иң кирәкле газеталарның берсе. Татарның бәгыренә үтеп керердәй, четерекле темаларны да ачып сала алырдай басма ул.»
Наилә ГӘРӘЕВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты: «Газетада күп проблемалар күтәрелә. Әлбәттә инде, безгә театр, сәнгать турындагы язмалар якын. «Шәһри Казан»ны укыган кеше үзенең татар мохитендә яшәвен аңларга тиеш. Газета укучыларга мөрәҗәгать итеп шуны да әйтәсем килә: әгәр үзегезне татар кешесе итеп хис итсәгез, «Шәһри Казан» газетасына язылмый калмагыз!»
Рамил хәзрәт ЮНЫС, дин әһеле: «Сезнең эшегез бик хәерле. Кеше күңелен тулыландырасыз, баетасыз, бик күп мәгълүмат биреп барасыз. «Иманлы сүз»не, мәдәнияткә кагылышлы һәм башка сәхифәләрегезне укып барабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең рәхмәтен әйләсә иде.»
Флюра СӨЛӘЙМАНОВА, Татарстанның халык артисты: «Мин «Шәһри Казан» газетасын күптәннән алдырам. Анда гыйбрәтле язмышлар, файдалы мәгълүматлар күп. Сәнгать турында барысын да яратып укып барам. Бик матур, бик бай эчтәлекле бу газетаның укучылары күп булуын телим.»
Рәсим ИЛЬЯСОВ, Татарстанның атказанган артисты, «Казан нуры» ансамбленең сәнгать җитәкчесе: «Мин үзем сәнгать кешесе буларак, газетадан иң беренче чиратта сәнгать дөньясына булган игътибарны көтәм. Һәм ул игътибарның иң зурын һәм мәртәбәлесен «Шәһри Казан»да таптым. «ШК» - сәнгать кешеләренең тамашачы белми торган якларын, эчке дөньяларын тулысынча ача белүче профессиональ басма.»
Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ, билбау көрәше буенча халыкара спорт остасы: «Миңа «Шәһри Казан»ның тормышның якты ягын күреп, кешеләргә өмет бирердәй якларын чагылдыра алуы ошый. Башкалар кебек, тормышның гел кара якларын гына күрсәтү белән мавыкмый ул - якты һәм җылы.»

... күрмәгәнеңне күрерсең:
Салават ФӘТХЕТДИНОВ, Татарстанның халык артисты: «Кояш күзгә төшә... «Шәһри Казан» футболкасы киеп, «шәһриказан»лыларны кунакка көтәм әле».

54126 индексы белән язылу бәясе - 393 сум 30 тиен,
16076 индексы белән атнага бер килүче сан - 209 сум 22 тиен

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading