16+

«Шәрык» клубы беренчеләрне кабул итте

Бөтентатар иҗтимагый үзәге яшьләр белән гөжләп торды. Берәүләр үзе белән күчтәнәчкә прәннек, икенчеләре чәк-чәк, кемдер чәй өстәленә куярга башка тәм-томын кыстырып килде. Җыелыша торгач, утырырга өстәл һәм урындыклар да җитми башлады. Кыскасы, ниһаять, башкалабызга студентлар килде, ә «Шәрык» клубы яшьләре аларны, танышу һәм үзара аралашу өчен, бирегә туплады.

«Шәрык» клубы беренчеләрне кабул итте

Бөтентатар иҗтимагый үзәге яшьләр белән гөжләп торды. Берәүләр үзе белән күчтәнәчкә прәннек, икенчеләре чәк-чәк, кемдер чәй өстәленә куярга башка тәм-томын кыстырып килде. Җыелыша торгач, утырырга өстәл һәм урындыклар да җитми башлады. Кыскасы, ниһаять, башкалабызга студентлар килде, ә «Шәрык» клубы яшьләре аларны, танышу һәм үзара аралашу өчен, бирегә туплады.

«Беренче сыйныфлар кичәсе» дип аталучы бу чараның төп алып баручыларның берсе Резеда Мусина - үзе дә Башкортстаннан Казан театр училищесына әле яңа гына укырга кергән кыз - беренче сыйныф студенты булып чыкты. Әмма аңа сүз бирелгәнче, чараны шәрыклыларга Тукай тәхәллүсе белән билгеле булган Илнур Нуриев алып барды. Әйтергә кирәк, Илнур Нуриев алып бару осталыгы буенча «Шәрык» клубының «атасы» - танылган тамада Гамил Нурдан калышмады. Беренче эш итеп, Илнур сүзне үзенең адашы, Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте Илнур Әсхәтовка бирде. Коръән сүрәләрен уку белән башланып киткән кичәдә яшьләр күмәкләшеп ахшам намазын да укыдылар. Шуннан соң, булачак имам беренчеләргә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Казанны хәзер күбрәк студентларның җәйге спорт ярышларын үткәргән башкала буларак телгә алуларына карамастан, ул, Такташча, аның фәхеш якларын да ачып салырга тырышты.
Бу көнне бирегә кайчандыр «Шәрык» клубына йөргән артистлар, журналистлар, «Болгар» радиосы ди-джейлары, спортчылар, хәтта шунда танышып кавышкан парлар да килгән иде. Мисалга, элеккеге «Шәрык» клубы лидерлары - көрәшче Азат Нурмөхәммәтов белән «Татарстан» радиосы хәбәрчесе Гөлнара Нурмөхәммәтова (Мөхәммәтшина) өч айлык нәниләре Аяз белән килгәннәр. Яшь гаилә «Шәрык» клубы эшчәнлегенең асыл үрнәге булып тора.
Бүгенге көндә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Аулак өй» тапшыруын алып барган җырчы Зөлфәт Зиннуров та 13 ел элек, нәкъ бүгенге яшьләр сыман, «Шәрык»ка беренче мәртәбә килгән. Ул яшьләргә гел уку белән генә мәшгуль булмаска, үзара матур итеп күңел ача да белергә киңәш итте.
Ә менә «Шәрык» клубы яшьләренең иң яраткан кунагы - элеккеге «Шәрык» активисты җырчы Илназ Сафиуллин бу юлы гитарасыз гына килгән иде. Аның каравы, «Шәрык»ка әле беренче генә мәртәбә килгән яшь җырчы Рифат Зарипов, «Кодалар-Кодачалар» җыры белән, кичәгә җыелучыларның күңелен күрә алды. «Тинчурин» театры артисты һәм «Болгар» радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, аның коллегалары Марсель Әхмәдуллин белән Илфар Кәримов та беренчеләргә үз теләк-киңәшләрен җиткерделәр. Бер-берсен сагынышкан шәрыклылар рәхәтләнеп тәмле чәй өстәле артында үзара гәпләшеп, киләсе очрашуларга яңа планнар корып утырды...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading