16+

Штрафның күләме арта, тик кеше гомере белән уйнаучылар саны кимеми...

Татарстанда быелның унбер аенда ялган спиртлы эчемлек эчеп, 315 кеше агуланган, шуларның 260ы үлгән.

Штрафның күләме арта, тик кеше гомере белән уйнаучылар саны кимеми...

Татарстанда быелның унбер аенда ялган спиртлы эчемлек эчеп, 315 кеше агуланган, шуларның 260ы үлгән.

"Татмедиа" агентлыгында , бүген узган матбугат конференциясендә әлеге күңелсез саннарны Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов игълан итте. Аның фикеренчә, 200-300 сумга сыйфатлы аракы юк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин сөйләгәнчә, оешкан төркем Спасс районында ялган "Граф Ледофф", "Казанская престижная", "Усадская хлебная", "Царь кедр", "Вайс" аракыларын ясау белән шөгыльләнгән. Бер хатын бу "продукцияне" Болгардагы лицензияле кибетләр аша сатуны җайга салган. Ноябрь аенда тагын Лаеш районының Песчаные Ковали авылындагы яшертен цех фаш ителгән. Монысында да халыкчан бәяләрдәге "Граф Ледофф", "Русская Валюта", "Голубое озеро", "Татарстан" аракылары җитештергәннәр.

- Ялган спиртлы эчемлекләр ясаган яки саткан өчен 5 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф салына, - дип кисәтте Ринат Акчурин.
Кеше агуланып үлгән очракта, ялган спиртлы эчемлек сатучы ирегеннән дә мәхрүм калырга мөмкин.

- Республикада 28 мең 773 кеше алкоголик, быел янә 1113 кеше исәпкә алынды. Иң аянычы - дүрт үсмер бала инде алкоголик. Ятимнәрнең 80 проценты ата-аналары эчүчелекктән үлүчеләрнең балалары, - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Сәламәтлек саклау министрлыгында 272-33-11 "Кайнар элемтә" телефоны эшли. Бу телефон аша алкоголизмнан дәвалану, алкодиспансерга исәпкә басу мәсьәләләрендә белешергә була.
Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов әйткән саннардан соң, су эчәргә дә шикләнерсең, мәгәр. Инспекция хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә 150 мең литр ялган алкоголь продукциясен сатудан алдырттырган.

- Коллективлар җәмәгать туклануы предприятиеләрендә Яңа ел бәйрәм табыннары үткәргәндә сак булсыннар. Ялган спиртлы эчемлекләрне еш кына шушындый күмәк мәҗелеслргә төртәләр, - дип кисәтте Рөстәм Арсланов.

Республикада 20 декабрьгә кадәр "Нелегальный алкоголь" ункөнлеге бара. Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сатуга кагылышлы закон таләпләренең үтәлеше тикшерелә. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Гафури урамындагы 61нче йорт янындагы һәм Адоратский урамындагы 3нче йорттагы барларда лицензиясез генә спиртлы эчемлекләр сатучыларны эләктерергә өлгергәннәр инде. Чаллыда, Түбән Камада һәм Әгерҗедә төнлә сыра сатучылар тотылган. Шушы рәвешле закон бозуларны күрсәгез, дәүләт алкоголь инспекциясенең 278-92-79 "Кайнар элемтә" телефоны аша хәбәр бирергә мөмкин.

Фото: www.tumblr.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading