Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның безнең арадан китүенә дүрт ел вакыт узып та киткән. Узган атнада Актерлар йортында әдипне искә алу кичәсе үтте. Аны Татар дәүләт филармониясе оештырды.
Әзерләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе - филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе, Туфан ага белән «Сәхнә» журналында бергә эшләгән Земфира Гыйльметдинова кичәне дә үзе алып барды.
Бу көнне Актерлар йортында әдип белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, аның тугры укучылары җыелган иде.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Туфан Миңнуллинны юксынуын яшермәде.
- Ул туган ягы кешеләренә ярдәмчел булды. Татар теле, мәдәнияте, гади халык тормыш-көнкүреше дә сыйды йөрәгенә. Туры сүзен җиткерә белде, милли сәясәткә юл салды, - диде ул. - Мин әле хәзер дә Дәүләт Советы утырышында кискен сораулар күтәрелгәндә, ирексездән, Туфан ага урынына карыйм. Тик ул анда юк... Анда башка кеше утыра. Инде башка чакырылыш депутатлары эшли, тик парламентка Туфан абыйлар һәрчак кирәк.
Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Туфан Миңнуллин белән 45 ел буе аралашып яшәгән, уртаклашыр хатирәләре дә күп.
- Миңа бүген Туфан җитми, гомумән, ул татар халкына җитми, - дип башлады ул сүзен. - Бервакыт Азнакайда Нәҗибә ханымга ат бүләк иттеләр. Туфан абый атны машина белән алып кайтмады, җигеп, арбага утырып, биш көн Мәрәтхуҗага кайттык. Самолетка утырмый иде. Австриягә, Германиягә поездда бардык. Финляндиядән - балта, Австриядән - кабак төше, Германиядән кесә сәгате алып кайтты. Хыялы Истанбулны барып күрү иде, әмма анысы тормышка ашмады.
Кичәдә театрда гөрләп барган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә Җәмил ролен уйнаган Әсхәт Хисмәтов Җәмил җырын башкарды. Ә шул ук спектакльдәге дуэтны алар Зөлфирә Зарипова белән бергәләп башкардылар. Күренекле җырчы Флюра Сөләйманова да бу көнне «Сибелә чәчем» җырын тикмәгә генә сайламаган икән. Ул үзенең 65 яшьлек юбилеенда Туфан абыйның: «Машинада барганда Флюра Сөләйманова «Сибелә чәчем»не җырлый башлады. Мин елап җибәрдем», - дип сөйләгән сүзләрен искә төшерде.
Туфан ага - әле һаман да ачылмаган китап. Әнә Филармония директоры Кадим Нуруллин да: «Мин Туфан абыйны бөтенләй белмәгәнмен. Аның «Утырып уйлар уйладым» китабын укып чыктым да янә хәйран калдым. Драматург ышандырып язса гына уңыш казана. Ул ихлас язучы иде», - ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар