16+

Сиңа монда рәхәтләнеп еласаң да була...

Сезнең шулай булганы бармы икән, дуслар. Шунда туып, шунда үскән нигезеңә еллар үткәч кайтып керәсең...

Сиңа монда рәхәтләнеп еласаң да була...

Сезнең шулай булганы бармы икән, дуслар. Шунда туып, шунда үскән нигезеңә еллар үткәч кайтып керәсең...

Әти-әниең, әби-бабаң күптән бу дөньядан киткәнлектән, син бу нигезгә бер 20-30 ел кайтмадың, ди. Ә көннәрдән беркөнне каберләрне зиярат итәргә кайткан җирдән ташландыкка әйләнгән йортка да кагылырга уйладың.

Үзеңнән-үзең яшерә алмыйсың: синең монда күптәннән керәсең килә иде! Тик керсәң, күңелең актарыласын-хатирәләр бураны эчендә калачагыңны, балачагыңа кире кайтып, әби-бабай, әти-әни каршында калгандай булып, алар белән, үткәнең белән сөйләшкәндәй, уйлар диңгезенә чумачагыңны беләсең. Моның өчен вакыт, җан әзерлеге, аерым бер халәт кирәк! Шуңа да бу очрашуны сузасың-тартасың, чөнки беләсең: гомер озынлыгына тиң ул мизгелләрне тагын бер күңел аша уздыру бер дә җиңел булмаячак.

Ә кирәк! Уйларга кереп бимазалый бит бу булырга тиешле очрашу! Һәм аның котылгысызлыгын аңлаган бер мәлдә череклегеннән авыраеп калган җилкапкага кагыласың... Әйе, синең беренче адымнарыңны хәтерләгән, кайчандыр сиңа гел ачылыр-ябылыр кебек тоелган җилкапкага. Ишегалды дигән дөньядан урам дөньясына, аннан авылныкына, аннан илнекенә, аннан дөньяның үзенә үк алып чыккан җилкапкага. Ничә ачтың, ничә яптың икән син аны?! Ә хәтерлисеңме: бу җилкапка аша бабаңның уллары – әтиеңнең бертуган абыйлары сугышка китеп, аны инде кире ачып кермәүләрен белгән көндә бик елаган идең син?! Җилкапкадан кире керә алмаган барлык авыл халкын, ил халкын уйлаган идең.

...Менә ул сине эчкә кертте. Таныды бугай. Ишегалдын биек әрекмәннәр баскан. Алар арасына әтиең сонгы елында утырткан алмагач алмалары сибелгән. Әнә баскыч. Анда әбиең белән иңгә-иң куеп утырганнар искә төште. Күпме әкиятләр сөйләгән иде ул сиңа анда. Тәрәзә аша гына өй эченә күз сирписең. Иң беренче күргән нәрсәң – мичкә терәлеп торган табагач. Аның янында куәс чиләге, ипи көрәге, куна тактасы, иләк. Дөнья илләрендә йөрдең, әллә ниләр күрдең, нинди генә музейларда булмадың.

Ә бит дөньядагы иң кадерле нәрсәләр, әниең кулларыннан төшмәгән, сиңа дөньядагы иң тәмле, иң йомшак ипине пешергән җиһазлар шушы иске йортта икән бит. Әнә иске көрәк, сәнәк, чиләк. Барысы да сине белә, син дә аларны хәтерлисең. Бик-бик авыр сиңа монда. Һәм бик рәхәт тә! Монда сине күкшегән җилкапкадан алып сагышлы күзләрне хәтерләткән тәрәзә пыялаларына кадәр аңлый. Сиңа монда рәхәтләнеп еласаң да була. Монда сине әрекмәннәр арасына алмаларын койган карт алмагачлар да бик яхшы аңларлар...

R. S. Үзем шулай бик озак кайтмаган идем. Без үскән йортның нигезе генә калган. Шул нигез калдыклары эчендә кечкенә чагымда бик яратып уйнаган курчагымны, бик яратып кигән күлмәгемнең бер сәдәфен табып алдым.

Нәсимә Садыйк
Казан

Язмага реакция белдерегез

2

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading