16+

Сәламәтлек сукмагына бас!

15 декабрь көнне Биектау районының Усад авылында «Җан һәм тән өчен сәламәтлек сукмагы» («Тропа здоровья для души и тела») дип аталган хәйрия акциясе узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге кешеләр катнашты, әмма иң беренче чиратта ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларга юнәлтелгән иде.

Бу көнне балалар рәхәтләнеп ачык һавада уйнады, атта йөрде, бөтен организмны һәм мускулларны ныгыта торган күнегүләрне өйрәнде. Кышкы көндә бераз җылынып алыр өчен, оештыручылар, коймаклар пешереп, тәм-томнар алып, Үзәк мәйданда самавырлы табын да корып куйганнар. Балалар шунда тәм-томнар белән кайнар чәй эчеп сыйланды. Саф һавада булган чаралардан соң, балалар әти-әниләре белән бергә, храмга кереп, сәламәтлекләре өчен дога кылдылар.
Акцияне Изге Троица храмы мәхәлләсе Усад авыл җирлеге һәм Гөлнара Зарипованың крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән берлектә үткәргән. Г.Зарипова әлеге изге эш өчен үзенең атларын биреп торган.
Сәламәтлекне ныгыта торган мондый чаралар Усад авылында инде берничә ел рәттән үткәрелә икән. «Әлеге» акцияне кыш буе һәр якшәмбе көнне уздырырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading