16+

«Сәләт»тә нинди бәлеш пешерәләр?

Бу көннәрдә бер төркем яшьләр Чехия башкаласы Прага шәһәрен яулап кайтты. «Сәләт Прага мәктәбе» ел саен шулай республиканың иң актив яшьләрен белем алу өчен үзенә җыя. Мәктәп инде 2007 елдан бирле республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Фәннәр академиясе һәм «Сәләт» иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла. Анда үз...

«Сәләт»тә нинди бәлеш пешерәләр?

Бу көннәрдә бер төркем яшьләр Чехия башкаласы Прага шәһәрен яулап кайтты. «Сәләт Прага мәктәбе» ел саен шулай республиканың иң актив яшьләрен белем алу өчен үзенә җыя. Мәктәп инде 2007 елдан бирле республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Фәннәр академиясе һәм «Сәләт» иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла. Анда үз...

Бу көннәрдә бер төркем яшьләр Чехия башкаласы Прага шәһәрен яулап кайтты. «Сәләт Прага мәктәбе» ел саен шулай республиканың иң актив яшьләрен белем алу өчен үзенә җыя.
Мәктәп инде 2007 елдан бирле республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Фәннәр академиясе һәм «Сәләт» иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла. Анда үз проектларын, стартапларын тәкъдим иткән 20-23 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала.
Мәктәптә белем алырга теләүчеләр күп, ләкин катнашучыларны сайлап алу таләпләре катгый. Шуларның берсе - татар, рус, инглиз телләрен камил белү. Быел да Казанда узган сайлап алу турында 117 кеше катнашкан, ләкин шуларның утызына гына Прага шәһәренә бару мөмкинлеге бирелгән.
Быелгы укуларга нәтиҗәләр ясау кичәсендә «Сә­ләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов моның күмәк эш булуын искәртеп китте.
- Сезнең өчен бу тантаналы көн. Бүген сез ничә көннәр буе тырышып әзерләгән бәлеш пеште. Мәктәптә сез белемнәр тупладыгыз, хәзер ул белемнәрне кулланырга, тормышка ашырырга вакыт, - диде ул.
Проектның программа директоры Анна Фельдман быелгы мәктәпнең ни рәвешле эшләве турында сөйләде. «Сәләт Прага мәктәбе» укучылары проект менеджменты, потенциаль партнерлар белән эшләү, һөнәри үсеш юнәлешендә белемнәрен күтәргән, европалыларның эш тәҗрибәсе белән танышкан, Чехиядә яшәп үз бизнесын булдырган милләттәшләребез белән дә аралашкан. Дәресләрне дөньякүләм танылган бизнес-тренерлар үткәргән. Укучылар шулай ук, проектларын гамәлгә ашыруда халыкара тәҗрибә туплау максатыннан, Чехиянең бизнес-инкубаторлары һәм эре оешмалары вәкилләре белән очрашкан.
Татарстанның Чехия­дәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдул­галиев та укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.
- Дөрес, барлык проектлар да тормышка ашмас, әмма ун идеянең берсе генә булса да гамәлгә ашырылса, бу безнең эшнең нәтиҗәле булуын аңлата. Көрәшегез! Куйган максат, бурычларыгызга ирешегез! - диде ул.
Казанга кайткач, укучылар үзләренең проектларын презентацияләделәр. Авторларга иң яхшы дип табылган проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading