16+

«Сәмрух» премиясе билгеләнде

19 февраль «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Сәмрух - 2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Анда «Сәләт» берләшмәсендә кайнаган яшьләрне билгеләп киттеләр. Премия әлегә беренче тапкыр үткәрелә, ләкин аның ел саен уздырыла торганга әйләнүе көн кебек ачык.

«Сәмрух» премиясе билгеләнде

19 февраль «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Сәмрух - 2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Анда «Сәләт» берләшмәсендә кайнаган яшьләрне билгеләп киттеләр. Премия әлегә беренче тапкыр үткәрелә, ләкин аның ел саен уздырыла торганга әйләнүе көн кебек ачык.

Сәмруг кош - төрки-татар һәм иран мифологиясенең, халык иҗаты һәм язма әдәбиятының киң таралган, каршылыклы персонажы. Ул нигездә изге, алдан хәбәр бирүче кош дип саналган . Премиянең ачылыш тантанасы да әкияти Сәмрух кошының бию композициясе белән башланып китте. Биюдә ул кешенең көченә ышанып аңа тылсымлы каурыен бүләк итте.

Җиңүчеләрне бүләкләү, сыннар тапшыру, рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерү Татарстанның һәм Россиянең танылган сәясәтчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тарафыннан башкарылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров «Сәләт җырлый» номинациясе җиңүчесен игълан итте.

- Бүген «Сәләт» - үзенең мохите, принциплары, җырлары булган көчле хәрәкәт. Элеккеге сәлкеш, әйдаман һәм башҗитәк буларак әлеге номинацияне бүләкләвем минем өчен зур горурлык. «Хәерле көн, «Сәләт» аланы!» җыры бүгенгедәй күңелемдә яңгырап тора! Котлыйм сезне, «Сәләт»леләр!» - диде Данис Шакиров. Номинациядә «Изге чишмә аланы» җыры җиңүче дип табылды.

«Сәмрух»ның сайлап алу турлары 2015 елның октябрь айларыннан башланып китте. Катнашыр өчен 100гә якын гариза тапшырылган иде.

- «Сәмрух» премиясе, чыннан да, - текә әйбер икән! Минем улым да әле былтыр гына сезнең «Сәләт» гаиләсенә кушылды: «Раушан»да ял итте. Җәйнең калган өлешен гаиләбез белән «Кәеф ничек?», «Сәләт-Раушан - иң шәп алан» сөрәннәрен кабатлап уздырдык. Аның белән берлектә «Сәләт»нең барлык потенциалын, барлык биргән мөмкинлекләрен аңлый алдым. Үзегезгә ышаныгыз, алга барыгыз, барлык хыялларыгыз чынга ашсын!» - дип теләде Татар стан премьер-министры киңәшчесе, Төбәк инвестиция агентлыклары ассоциясе президенты Линар Якупов.

Тантана «Сәләт» ветерны Илназ Сафиуллин башкаруындагы «Сәләт - 2015» форумының гимны белән тәмамланды.

Җиңүчеләр:

  • «Ел проекты» - «Татарча дебатлар».
  • «Ел әйдаманы» - Игорь Смирнов.
  • «Ел башҗитәге» - Венера Галимова.
  • «Ел сәлкеше» - Камилә Гыйльметдинова.
  • «Ел аланы» - «Сәләт-Раушан».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading