16+

Соңгы елларда бигрәк күбәеп киттеләр алар...

Әллә заманасы шул, әллә башка сәбәп, халык әллә нинди киеренке халәттә яши хәзер. Психолог, коуч кебек белгечләргә еш мөрәҗәгать итә.

Соңгы елларда бигрәк күбәеп киттеләр алар...

Әллә заманасы шул, әллә башка сәбәп, халык әллә нинди киеренке халәттә яши хәзер. Психолог, коуч кебек белгечләргә еш мөрәҗәгать итә.

Соңгы елларда бигрәк күбәеп киттеләр алар. Ярар, булсыннар! Аларның хезмәте кемнәр өчендер бик мөһим һәм кирәкледер бәлки. Халык кайчак, чарасызлыктан, күрәзәче, экстрасенс кебек “алдан күрә белүчеләр”гә дә мөрәҗәгать итүчән. Стастистикага күз салсак, илебез халкының 70 проценты күрәзәчелек хезмәтен куллана икән. Араларында “шарлатаннары” да юк түгелдер инде.

Ә нәрсә? Азрак артистлык сәләтең булып, намусы чиста булмаганнарга кеше талап баюның иң кулай ысулларының берсе. Килештереп кыланырга телевизордан төрле тапшыруларны күрсәтеп кенә торалар. Инде ничә еллардан бирле баручы “Битва экстрасенсов”ны гына алыйк. Шулай ук хәзер тагын бер каналда баручы, имеш, реаль фактларга нигезләнеп эшләнгән “Гадалка”, “Слепая” тапшырулары, тагын берсенең “йөзе” булган “Верну любимого”, “Знахарка” кебекләре. Халык карый шуларны. Минем танышларым арасында да андыйлар байтак. Кайберләре хәтта нәрсәгә өйрәтүләрен куен дәфтәренә язып та бара.

Кайчак үземнең дә шул “Слепая” дигәннәрен яратып караганым хәтердә. “Эх, шул әбинең кайда яшәгәнен бел идең дә, каршысына барып, бер киңәш сора идең!” – дип уфылдаган чаклар да булгалады.

Тормышка чыккан елны бик мактап, бик тә үгетли торгач, ерак туганымның бер күрәзәче танышы янына барырга ризалаштым. “Ярар, минәйтәм, бик яхшы булгач, барып кайтыйк.” Килеп керүгә безне ягымлы гына бер ханым каршы алды. Үземнең аңа биреләчәк сорауларымны бер учка туплап, аерым бүлмәгә иң беренче мин кердем. “Сөйлә, нәрсә борчый сине, нигә килдең?” – ди бу миңа. Ә мин, “сораргамы – юкмы”, дигәндәй, аның күзләренә карап, сорау бирдем. “Әни булу бәхете миңа кайчан елмаячак?” - минәйтәм, гәрчә мин инде бу сорауга җавапны күптән белсәм дә.

Ә теге ханым, миңа күзләремне йомарга боерып, уң кулымны эчемә куярга кушты да сөйләнеп китте : “Тагын биш айдан – апрель аенда авырга узачаксың, ел ахырында кыз бала табачаксың. Кызың җиде айлык булып, җитлекмичә туачак”, - диде. Аннан, минем әле быел гына тормышка чыгуым, әлеге туачак кызыбыз безнең беренче балабыз икәнлеген, әллә нинди зур ачышлар ясагандай, тезеп китте. Кулымда ялтырап торган балдагымны күрә торып, бала турында сораганымны ишеткәч, мондый сүзләрне әйтү өчен әллә ни сәләткә ия булу мәҗбүри түгелдер инде, минемчә.

Әлеге “бик яхшы” багучының бер сүзе дә дөреслеккә туры килмәде. Август аенда мин, нәкъ тугыз ай дигәндә, тупырдап торган ир бала таптым. Ә әлеге ханым һаман күрәзәлек итә. Кайлардан гына килмиләр аның янына. Хәтта, алдан язылып куеп кына, аңа эләгергә мөмкинсең, дип тә сөйлиләр.

Еллар узып, улыма өч яшь тулгач, аның каршысына янә барырга туры килде. Дустым бик сорагач, юлны күрсәтергә туры килде. Таныды ул мине, җәмәгать! Үземнең теге җитлекмичә туган кызымның хәлләре белән дә кызыксынды әле. “Аллага шөкер, үсәбез, өч яшьне тутырдык инде”, - дидем мин, янымда уйнап утырган улыма ымлап. Ул нидер әйтергә дип, авызын гына ачкан иде, мин сөйләвемне дәвам иттем: “Сез ялгыштыгыз бит ул чакта. Мин бернинди дә кыз бала тапмадым, Сезнең янга килгәндә мин инде бәби көтә идем, ә сез шуны да белмәдегез, бала да җитлегеп туды”, - дидем.

Ә ул, үзен якларга маташып, болай диде: “Мин беркайчан да ялгышмыйм! Балаларны роддомда алмаштырганнар”. Аның бу сүзләре минем ачуымны чыгарды. “Тузга язмаган нәрсәләр сөйләмәгез инде, зинһар! Сезгә бер дә килешми. Улыма карагыз да миңа карагыз”, - дидем мин, башка сүз куертмыйча гына. Ул көнне бала тудыру йортында бәби тапкан хатыннардан бар тик бер мин генә ир бала тапканлыгымны искәртеп, улымның бер тамчы су кебек үземә охшаганлыгына басым ясап, аклануны кирәк санамадым. Үзенең ни дәрәҗәдә “оста” багучы икәнлеген ул үзе дә бик яхшы белә.

Кеше язмышына өч төрле юл языла, диләр. Багучылар шул юлларның бары тик берсен генә алдан күрү сәләтенә ия. Ә без кайбер очракта башка беркемгә дә мәгълүм булмаган язмыш сукмакларыннан китә алабыз. Бәхет өмет иткәннәр төрле киртәләргә юлыгырга, киресенчә, сикәлтәле, урау юлларга сабыр һәм тыныч кына караганнар бәхеткә уралып яшәргә мөмкин.

Юкка гына борынгылар безне, ”Багучыга барма, башыңа бәла алма”, - дип кисәтмәгәннәрдер инде. Башыңа төшсә, барырга да туры килә шул. Тормыш бит.

Гүзәл Хәбибуллина

Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading