16+

Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны арткан 

Республикада инвалид балалар тәрбияләнә һәм социаль яклау органнарында хисапта торган имин булмаган гаиләләрнең саны - 16 процентка, социаль приютта бер елдан артык булган балаларның саны - 29 һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр 6 процентка арткан. 

Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны арткан 

Республикада инвалид балалар тәрбияләнә һәм социаль яклау органнарында хисапта торган имин булмаган гаиләләрнең саны - 16 процентка, социаль приютта бер елдан артык булган балаларның саны - 29 һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр 6 процентка арткан. 

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый саннар китерде һәм аның чыгышы депутатларда шактый кызыксыну уятты. 

Докладчы билгеләп үткәнчә, вәкаләтле вәкилгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр арасында балалар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр беренче урында тора. 
-  Бала хокукы бозылуның төп сәбәбе - гаиләнең имин булмавы. Гаиләдә имин булмаган хәлне бәяләүгә формаль якын килү фактлары да бар, - дип, ул 2022 елның ноябрендә булган хәлне искә алды. Хәтерләсәгез, әни кеше, баланың әтисенең игътибарын җәлеп итү өчен, кечкенә кызын кыйнаганны видеога төшергән иде.

-  Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге гаилә буенча өч сигнал картасы чыгарылган. Шуларның берсе узган елның июнендә үк бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан, октябрьдә - полициядән. Тикшерү үткәрүгә һәм карар кабул итүгә формаль якын килү баланың хокукларын бозуга китерде, - диде Ирина Волынец.
«Вызовы 112» проекты кысаларында вәкаләтле вәкил аппараты 60 гаиләне ведомствоара хисапка куйган.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең 36 проценты - ата-аналары исерткеч эчемлек күп куллана торган гаиләләр. Докладчы фикеренчә, республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча гамәлдә булган «Аек булу ноктасы» ведомствоара проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк. Бу проект гаиләләрдә 700 дән артык баланы саклап калу мөмкинлеген бирде, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading