16+

«Спорт – авылда да җанга шифа»

«Кырык эшең ташлап кырык якка, чыгарсыңмы каршы алырга?» дигән шигъри юллар, авылны күздә тотып язылгандыр, мөгаен.

«Спорт – авылда да җанга шифа»

«Кырык эшең ташлап кырык якка, чыгарсыңмы каршы алырга?» дигән шигъри юллар, авылны күздә тотып язылгандыр, мөгаен.

Сала халкына, төп хезмәтеннән тыш та, өлкән яшьтәге ата-анасын һәм балаларын кайгыртырга, терлекләрен карарга, туган-тумачага һәм дус-ишкә төрле эшләрдә булышырга кирәк. Барысын да санасаң, тавык чүпләп бетермәслек исемлек чыгар иде. Әмма гел хезмәткә генә чумып яшәми авыл. Афәрин, концерт-спектаклен әзерләргә дә, район күләмендә оештырылучы үзешчән сәнгать фестивальләрендә, Спартакиадаларда катнашырга да өлгерә.
«Буш вакыт булдымы, гаиләбез белән болынга чаңгы шуарга чыгып китәбез. Спорт авылда да җанга шифа бит ул. Саф һавада хәрәкәтләнеп, күңел күтәренкелеге, тәнгә сихәт алып кайтасың», - ди Балык Бистәсе районының Балтач авыл җирле үзидарәсе секретаре Эльмира Зыятдинова. Шомбыт авыл җирлеге үзидарәсе җитәкчесе Николай Сергеев, район хакимияте юристы Ольга Михейчева, район башкарма комитетының балигъ булмаганнар проблемалары һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Валерий Токранов та шул ук фикерне куәтләделәр. Балык Бистәсе районында үткәрелүче бәйгеләрдә җиңүләр яулаган бу һәвәскәр спортчылар быел муниципаль хезмәткәрләрнең Татарстан Республикасы спартакиадасында да шактый уңышлы чыгыш ясадылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading