16+

«Спорт – дөрес тормыш сайлау ул»

Универсиада Казанда, республикабызда спортның үсешенә зур этәргеч бирде. Урамнарда велосипедта йөрүче, футбол уйнаучы, йөгерүче яшьләр шактый күренә башлады. Сезне алар арасыннан Илгизәр Акбашев белән таныштырасым килә. Спорттан кала, тагын рәсем һәм музыка сәнгате белән дә мавыга ул. Инде үзе белән дә сөйләшеп китик.

«Спорт – дөрес тормыш сайлау ул»

Универсиада Казанда, республикабызда спортның үсешенә зур этәргеч бирде. Урамнарда велосипедта йөрүче, футбол уйнаучы, йөгерүче яшьләр шактый күренә башлады. Сезне алар арасыннан Илгизәр Акбашев белән таныштырасым килә. Спорттан кала, тагын рәсем һәм музыка сәнгате белән дә мавыга ул. Инде үзе белән дә сөйләшеп китик.

- Илгизәр, спорт белән кайчан шөгыльләнә башладың?
- Спорт белән балачактан ук шөгыльләнәм. Мәктәптә укыганда каратэ белән волейболга йөрдем. Мине кечкенәдән үк спортчы итеп үстерделәр. Мин моны адым түгел, ә сайлау дип әйтер идем. Спортны сайлау - дөрес тормышны сайлау ул.
- Спортта синең өчен иң авыры нәрсә?
- Инде бүтән булдыра алмыйм дигән вакытта, үзеңнең мөмкинлек чикләрен җимереп, алга бару. «Булдыра алмыйм»ны узып, барыбер эшләү - менә монысы иң авыры.
- Ә гимнастика белән кайчан мавыга башладың?
- 2009 елдан «Street Workout» һәм «Gimbarr» кебек яңа юнәлешләр буенча шөгыльләнәм. Бу вакыт һәм тырышлык таләп итә.
- Беренче тапкыр кайчан чыгыш ясадың?
- Быел «Студентлар язы»нда. Миңа 2 айда һава каешын өйрәнергә һәм номер куелышын әзерләргә туры килде.
- Һавада очканда нинди хисләр кичерәсең?
- Беренче тапкыр мине 7 метрга күтәргәндә, онытылмаслык хисләр кичердем: бу - адреналин да, көч тә һәм шул ук вакытта курку да... Ул Россия күләмендәге «Студентлар язы»нда булды. Ә болай минем номерлар катып калган килеш, ягъни мине лонжада күтәрмиләр.
- Ә куркуны ничек җиңәсең?
- Мотивация. Үземә: «Бу куркыныч булып тоела гына, ләкин ул курку түгел», - дип әйтәм. Шулай ук сине страховкалаучы кешеләргә ышану да ярдәм итә.
- «Студентлар язы»нда нинди җиңүләргә ирештең?
- Республика буенча «Оригиналь жанр»да I урын. Тик мин бүләкләү көненә, бер эш килеп чыгу сәбәпле, килә алмадым.
- Нинди планнар белән яшисең? Киләсе Универсиадада катнашырга исәбең юкмы?
- Планнар күп, ләкин алар үзгәрүчән. Универсиадада катнашырга уйламыйм, тик үзебезнең гимнастлар өчен җан атачакмын!
- Спорт белән мавыгучы яшьләргә нинди киңәш бирер идең?
- ЗОЖны, ягъни сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кешеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Яшьләргә нык сәламәтлек, шулай ук спортта, укуда һәм тормышта зур үрләр яулауны телим. Илебезнең патриотлары булырга һәм сәламәт яшәү рәвешен киң масштабларда җәелдерергә кирәк. Иң мөһиме ул - сәламәтлек һәм сәламәт булып калу. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, «Сәламәт тәндә - сәламәт рух»!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading