16+

Су төрләре буенча чемпионат вакытында Казанда җәмәгать транспорты эш ГРАФИГЫ

Казанда җәмәгать транспортында көн саен уртача 840 мең кеше йөри. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында әлеге сан бер миллионнан артып китәр дип фаразланыла. Автобусларга һәм трамвайларга сыймыйча, спорт сарайларына тәпи-тәпи барырга туры килмәсме икән бу кадәр күп халык җыелгач? - Мондый хәл булмас. Башкаланың транспорт паркы тулысынча әзер...

Су төрләре буенча чемпионат вакытында Казанда җәмәгать транспорты эш ГРАФИГЫ

Казанда җәмәгать транспортында көн саен уртача 840 мең кеше йөри. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында әлеге сан бер миллионнан артып китәр дип фаразланыла. Автобусларга һәм трамвайларга сыймыйча, спорт сарайларына тәпи-тәпи барырга туры килмәсме икән бу кадәр күп халык җыелгач? - Мондый хәл булмас. Башкаланың транспорт паркы тулысынча әзер...

Казанда җәмәгать транспортында көн саен уртача 840 мең кеше йөри. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында әлеге сан бер миллионнан артып китәр дип фаразланыла. Автобусларга һәм трамвайларга сыймыйча, спорт сарайларына тәпи-тәпи барырга туры килмәсме икән бу кадәр күп халык җыелгач?
- Мондый хәл булмас. Башкаланың транспорт паркы тулысынча әзер дип белдерде шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков. - Техника гына түгел, йөртүчеләр һәм кондукторлар да балкып торачак. Алар өчен матур форма тектерелде. Тукталышлар татар, рус һәм инглиз телләрендә игълан ителәчәк.Транспорт хәрәкәтен оештыруда Казанда 2013 елда булган җәйге Универсиададан зур тәҗрибә туплап калдык.
Сүз уңаеннан, Универсиадага әзерлек кысаларында, башкалага өч секцияле 20 трамвай, 40 гадәти трамвай, 58 троллейбус сатып алганнар иде.
Соңга калсам, өйгә ничек кайтып җитәрмен, дип борчыласы да юк. Чемпионат көннәрендә җәмәгать транспорты, шул исәптән метро, төн уртасына, ягъни 0.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
- Волонтерларга электрон билет бирелә. Бәйгене ачу һәм ябу тантаналарына, ярышларга билет сатып алган кешеләр спорт чарасы булган көнне шул билетлары белән җәмәгать транспортында бушлай барырга һәм кайтырга хокуклы, - диде Айдар Абдулхаков.
Чемпионат эшендә катнашучылар да җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк. Шушы сәбәпле, пассажир автопредприятиеләре «югалтачак» 12 миллион сум акчаны шәһәр каплаячак.
Спортның су төрләре сарае белән «Кәҗә бистәсе» метро станциясе арасында махсус автобус йөреп торачак.
Төрле имеш-мимешләргә җавап итеп, Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков шәһәр буенча үз автомобильләрендә йөрүчеләргә бернинди чикләүләр дә булмаячак, бары тик ачу һәм ябу көннәрендә Сибгат Хәким һәм Тинчурин урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак, дип белдерде. Шуның белән беррәттән үз киңәшен дә җиткерде:
- Чемпионат көннәрендә үзеңә ял биреп, шәхси транспортны калдырып, мондый чарадан зуррак канәгатьлек алырга кирәк, - диде ул.
Казан урамнары юлларында спортчыларны һәм чемпионат делегатларын тоткарлыксыз йөртү өчен кызгылт сары төстәге тоташ сызыклы полосалар да барлыкка килде. Болай бүленгән юлларга керергә ярамый, моның өчен 1500 сум штраф салыначак. Әлеге чикләү чемпионаттан соң бетереләчәк.
«Шәһәр пассажир хәрәкәтен оештыру» муниципаль учреждениесенең диспетчерлык хезмәте чемпионат көннәрендә 275-30-50 телефоны аша тәүлек дәвамында хәбәрләр кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading