16+

Субсидиягә документларны 31 декабрьгә кадәр тапшырырга була

Җылылыкка субсидия алу өчен гаризаларны тапшыру вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтылды. Документларын декабрьдә генә тапшыручыларга да субсидия 1 сентябрьдән исәпләнәчәк.

Бу турыда Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте. Ул әйткәнчә, әлегә Казанда социаль яклау бүлекләренә халыкның нибары 22 проценты гына документларын алып килгән. Бу республика буенча иң аз күрсәткеч булып тора. 109 мең 475 гаилә инде сентябрь-октябрь айлары өчен субсидияләрен алган.
Субсидиянең күләменә килгәндә, республика буенча ул, уртача алганда, 399 сум 40 тиенгә тигез. Җылылык өчен субсидиянең иң күбен Урыссуда алалар - 1120 сум.
Җылылык өчен субсидия 6 айга бирелә. Бу вакыттан соң керемнәр турындагы белешмәне янәдән социаль яклау бүлекләренә алып барырга туры килә. Бу хакта халыкка алдан ук гыйнвар счет-фактураларында мәгълүмат җиткереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading