16+

Супер әби!

Карт кешенең яшь күренәсе, ә балаларның тизрәк үсәсе килә, дип әйтәләрме әле...

Карт кешенең яшь күренәсе, ә балаларның тизрәк үсәсе килә, дип әйтәләрме әле...

Иптәш кызым белән даруханәгә кергән идек. Бездән алда бик гади генә киенгән бер әби чиратта тора иде. Болай да кечкенә булган пенсиясен бар итеп, дарулар алырга килгәндер инде дип кызганып та куйган идем әле аны шул вакытта. Юк икән шул, әбиебез картаерга, авырып ятарга уйлап та карамый. Ул: «Яшәртә торган бу битлекләрне бүген алмасам, иртәгәгә хәтле бетәр инде алар, шулаймы? Болай да өчәү генә калган. Миңа бал һәм алоэлы битлекләрне бирегез әле. Аннан соң гөлҗимешле су да кирәк булыр», - дип, даруханәдән яшәрү чараларын җыя башламасынмы! Моның белән генә дә тукталып калмады әле, шуңа өстәп, төрле кремнар, биткә сылый торган башка әйберләрне җыйды да җыйды... Сатучы да бик хәйләкәр булып чыкты: «Бүген алмасагыз, иртәгә бетәчәк, тиз генә китермиләр әле бу товарны», - дип, әбине сагайтып куйды. Бик озак кайнашты әбекәй касса янында: әле теге битлекне сорый, әле монысын, ничек кулланырга кирәклеге турында сораулар бирергә дә җитешә. Кыйммәтле бизәнү әйберләре турында сүз бармый инде, билгеле. Безнең дә түземлек бетте бит берзаман, күпме көтәргә була инде, дип ачуланып тора идек: «Уфылдамыйча гына көтәсең инде, матурым, миңа монда килгәнче ике атна көтәргә туры килде, - дип, безгә дә ягымлы гына эндәшеп алды. Шуннан сөйләшеп тә киттек әле аның белән. «Бер генә дә буш вакытым юк, балалар. Бүген дә көне буе йөреп арып беттем инде. Әле кайтып тозлар һәм эфир майлары белән ванна керәсе бар, шуңа өстәп, кичке битлекләрне ясарга кирәк. Аннары иртән торып фитнеска йөгерәсе... Менә шулай, бер минутны да бушка үткәрмим мин», - дип сөйләгәч, безнең авызлар ачылды да калды. Кызгану хисе белән караган әбиебезгә хәзер соклану белән карыйбыз инде. Әбидә яшьләрне дә кызыктырырлык дәрт-дәрман, тормышны ярату әллә каян күренеп тора. Инде күптән пенсиядә булса да, ул олыгаерга бер дә ашыкмый. Тумас борын картаеп, аһ-ваһ килүче яшьләрне бер якка куеп тора бу супер әби.
Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да, дими ни диясең инде бу очракта...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading