16+

Суык бабай битеңне тешләсә

Кыш, дигәч, күп вакытта күз алдына, беренчедән, ап-ак кар килсә, икенчедән, тагын кышкы авырулар сезоны башлануы искә төшә. Кыш, димәк, бөтен кеше туңа, салкын тидерә кебек тоела. Әмма кышның сәламәтлек өчен файдалы якларын да истән чыгармыйк әле: организмны ныгыту, чыныктыру өчен, табигать безгә үзе зур мөмкинлек бирә. Салкын микроб, вирус...

Суык бабай битеңне тешләсә

Кыш, дигәч, күп вакытта күз алдына, беренчедән, ап-ак кар килсә, икенчедән, тагын кышкы авырулар сезоны башлануы искә төшә. Кыш, димәк, бөтен кеше туңа, салкын тидерә кебек тоела. Әмма кышның сәламәтлек өчен файдалы якларын да истән чыгармыйк әле: организмны ныгыту, чыныктыру өчен, табигать безгә үзе зур мөмкинлек бирә. Салкын микроб, вирус...

Әмма, һәрвакыттагыча, бер рәхәтнең бер михнәте дә була. Кышның зәмһәрир салкыннары да, алдан ук сакланып йөрмәсәң, үзенекен эшли.
Кышкы чорда туңу һәм өшүләр дә еш очрый. Бу турыда хәзер искә төшерүебез юкка түгел. Нәкъ менә шушы чорда өшеп, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән кешеләр турында хәбәрләр тарала башлый. Декабрьдә булып алган салкын көннәр дә кышның әнә шундый усал була алуын кабат искә төшерде.
Андый-мондый өшү очрагына юлыксак, нишләргә кирәк соң? Гадәттә, күп кеше өшегән урынны тизрәк кар белән уа башлый, тик табиблар, болай эшләргә ярамый, дип кисәтә. Башта өшүнең билгеләрен ачыклап китик. Алар:
- тән тиресе аксыл төскә керү, зәңгәрләнү;
- тән температурасы түбәнәю, авыртуны сизмәү яки бик аз гына сизү;
- бөтен гәүдәсе туңган вакытта кеше бик сүлпән була, тәне аксыл төскә керә, салкын була, артериаль кан басымы һәм тән температруасы түбәнәя.
Әмма кешедә түбәндәге билгеләр күзәтелсә, тизрәк табибка барырга кирәк:
- өшегән җир сизә башламаса,
- каты авыртулар сакланса,
- тән тиресе һаман да аксыл булса,
канлы куыклар барлыкка килсә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, өшегән вакытта беренче ярдәм түбәндәгечә күрсәтелергә тиеш:
1. Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, беренче ярдәмне күрсәтә башларга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен-әкрен генә башкарылырга тиеш. Аны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уу рөхсәт ителми.
2. Бөтен җире туңган вакытта, кешене җылы одеялга төрү зарур, ә өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән уратып куярга кирәк.
3. Кул яки аяк өшесә, су температурасын аз-азлап кына күтәреп, ваннада җылытырга була. 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.
4. Зыян күрүчегә җылы баллы чәй бирегез.
5. Дару препаратларына килгәндә, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә торган препаратлар кулланырга ярый, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading