16+

Сәйдәш – халкыбыз моңы

Югары Ослан районының Сәйдәш аланына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яныннан җиде-сигез автобус кузгалды. Ул көнне күк йөзен кара болыт каплаган иде. Әйтерсең бу юлы әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе Шамил Закировның безнең арада булмавына табигать тә елады. Бәйрәм башланганда Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфирә Салехова да бу чараны...

Сәйдәш – халкыбыз моңы

Югары Ослан районының Сәйдәш аланына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яныннан җиде-сигез автобус кузгалды. Ул көнне күк йөзен кара болыт каплаган иде. Әйтерсең бу юлы әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе Шамил Закировның безнең арада булмавына табигать тә елады. Бәйрәм башланганда Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфирә Салехова да бу чараны...

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат ТАҖЕТДИНОВ, Сәйдәш ташына чәчәкләр куяр алдыннан: «Безнең театрны әлеге композитор иҗатыннан башка күз алдына китерү кыен», - дип белдерде. Бәйрәмдә узган гасырның 30 нчы елларында куелган «Кандыр буе» спектакленнән Фәридә ариясе дә, сәхнәгә менми калган «Гөлнара» балетыннан көйләр дә яңгырады. Камаллылар «Зәңгәр шәл» спектакленнән урмандагы качкыннар күренешен күрсәтсә, төрле елларда анда баш рольләрне башкарган Мәсгут Имашев, Әсхәт Хисмәтов, Нариман Гарифуллин Булат җырын башкардылар.
Бәйрәмгә Салих Сәйдәшевнең Ригада яшәүче туганнары да кайткан иде. Алар композиторның иҗатын онытмаган өчен оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә СӨНГАТУЛЛИНА бәйрәм турында үз фикерләрен җиткерде:
- Мин монда ел саен килергә тырышам. Бу - чын халык бәйрәме. Сәйдәш ул - татар халкының моңы. Аның җырларын бөтен дөньяга яңгыратырга була. Шул ук вакытта ул халыкчан да. Мин кечкенәдән аның «Хуш, авылым» җырын җырлап үстем. Аны халык көе дип уйлый идем.
Мәсгут ИМАШЕВ, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:
- Бу бәйрәм С. Сәйдәшев көйләре яңгыравы белән әһәмиятле. Радио- телевидениедән дә ешрак яңгырасын иде алар. Мондагы ташны инде Сәйдәш һәйкәленә алыштырырга вакыт. Казандагы берәр мәйданда С.Сәйдәшев көннәрен үткәрү әйбәт булыр иде.
Риф ГАТАУЛЛИН, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Сәйдәшне шулай зурлау безнең район өчен дә горурлык. Бу зур вакыйга. Бәйрәмне оештыра башлаган Шамил Зиннуровичка рәхмәт. Яшьләр күбрәк булсын иде монда.
...Биредә ел саен танылган җырчылар, оркестрга кушылып, С. Сәйдәшев әсәрләрен башкаралар иде. Ә быел А. Сладковский җитәкләгән симфоник оркестрның килеп тә, сәхнәгә чыкмыйча, коллективлары белән Идел ярында фотога төшеп китеп барулары гына һәркемне аптырашта калдырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading