16+

«Сөйкемле Шүрәле» әкият дөньясына чакыра

Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һ.б. - Г.Тукай әсәрләрендәге бу әкият геройларын белмәүче бала юктыр, мөгаен. Хәер, балалар гына түгел, без, олылар да бу геройларны яратабыз, аларның барлыгына да ышанабыз кайчак. Шуңадыр да менә инде өченче ел рәттән үткәрелә торган «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре бәйгесендә быел да...

«Сөйкемле Шүрәле» әкият дөньясына чакыра

Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һ.б. - Г.Тукай әсәрләрендәге бу әкият геройларын белмәүче бала юктыр, мөгаен. Хәер, балалар гына түгел, без, олылар да бу геройларны яратабыз, аларның барлыгына да ышанабыз кайчак. Шуңадыр да менә инде өченче ел рәттән үткәрелә торган «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре бәйгесендә быел да...

Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һ.б. - Г.Тукай әсәрләрендәге бу әкият геройларын белмәүче бала юктыр, мөгаен. Хәер, балалар гына түгел, без, олылар да бу геройларны яратабыз, аларның барлыгына да ышанабыз кайчак. Шуңадыр да менә инде өченче ел рәттән үткәрелә торган «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре бәйгесендә быел да үзләренең эшләрен тәкъдим итүчеләр бик күп булган.
Республиканың оештыру комитетына, бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 750гә якын гариза килгән. Шулар арасыннан 180 эш конкурсның финал этабына үткән. Бәйге бөек татар язучысы Г.Тукайның иҗади мирасын таныту максатыннан үткәрелә. 1 июнь - Балаларны яклау көнендә ТР Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында бәйгедә җиңүчеләрнең иҗади эшләреннән күргәзмә ачылды. Алар республикабызның Азнакай, Әлмәт, Арча, Актаныш, Түбән Кама, Мамадыш, Лениногорск һ.б. районнарыннан, шулай ук Киров, Пенза өлкәләреннән һәм Әстерхан, Ижевск, Пермь шәһәрләреннән дә бар. Бәйге «Сөйкемле Шүрәле» дип аталса да, балалар Шүрәлегә генә тукталып калмаган, арада шулай ук песи, күбәләк һ.б. образларны ясаучылар бар. Әкият геройларын нинди ысуллар белән генә ясамаганнар: балчыктан, пыяладан, пластилиннан, агачтан, җептән һәм мунчаладан һ.б. ТР Мәдәният министрлыгының идарә эшләре җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтүенчә: «Беренче елны Г.Тукайның 8 әсәренә тукталсалар, узган ел 38 әсәренә, быел исә 58 әсәренә тукталдылар. Димәк, балалар күбрәк укый, күбрәк белә. Образлар да күптөрле». Шулай да Шүрәлене яратучылар күбрәк. Башкача була да алмый кебек, чөнки Шүрәле кебек бөтен җир шарына танылган әкият геройлары берничә генә.
Бәйгенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы быел Олы Әтнә авылында Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында үтте. Катнашучылар өчен махсус программа да әзерләнгән иде. Алар Туфан Миңнуллинның «Җен алыштырган» спектаклен тамаша кылды, Арча районының Яңа кырлай авылында Г.Тукайның әдәби-мемориал комплексында экскурсиядә булды һ.б.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading