16+

«Сәйләнле челтәрне бер ел тездем»

Оят булса да әйтим, кул эшләре белән шөгыльләнергә бер дә яратмыйм. Түземлегем-сабырлыгым җитми. Теләгем дә шуның кадәрле генәдер бәлки. Ә менә шундый вак эш белән бик теләп шөгыльләнүчеләргә чын күңелдән сокланам һәм хөрмәт итәм. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Диләрә Низамованың да сәйләннәрдән тезелгән гөлбакчаларын күргәч, хәйран калдым.

«Сәйләнле челтәрне бер ел тездем»

Оят булса да әйтим, кул эшләре белән шөгыльләнергә бер дә яратмыйм. Түземлегем-сабырлыгым җитми. Теләгем дә шуның кадәрле генәдер бәлки. Ә менә шундый вак эш белән бик теләп шөгыльләнүчеләргә чын күңелдән сокланам һәм хөрмәт итәм. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Диләрә Низамованың да сәйләннәрдән тезелгән гөлбакчаларын күргәч, хәйран калдым.

- Диләрә, сәйлән тезәргә кайдан өйрәндең? Бу эш белән кайчаннан бирле мавыгасың?
- Сәйләнгә тугызынчы сыйныфта укыганда «гашыйк» булдым. Яңа елга дип алынган күлмәгемнең җиңнәрен һәм якасын бизәргә кирәк иде - сәйлән шул вакытта бик тә туры килде. Сәйлән белән эшләргә үзлегемнән өйрәндем. Тора-бара интернеттагы «мастер-класс»ларның файдасы бик булды. Нәрсәләр генә уйлап тапмыйлар да, ни генә ясап күрсәтмиләр анда: чәчәк бәйләмнәре, төрле агачлар, уенчыклар, беләзекләр, хәтта тулы бер урам яки авыл күренешләрен дә күрергә була. Мин дә башта беләзекләр ясый идем, соңрак кечкенә чәчәкләргә күчтем. Хәзер исә заказга агачлар, чәчәк бәйләмнәре эшлим.

- Монда эш барышы ничегрәк соң?
- Сәйләннең төрле төрләре була: «чешский» дип аталганы иң яхшысы, японныкы да әйбәт. Кытай сәйләненең сыйфаты алдагылардан калыша, әмма бәясе арзанрак. Мин күпчелек очракта шуны кулланам, чөнки агачлар ясаганда, бөртеккә-бөртек туры китерергә кирәкми. Алар номерлары белән дә аерыла. Мин уникенче дигәнен кулланам, алтынчысы балан, миләш һәм башка вак җиләк-җимеш тәлгәшләрен ясаганда кулай. Эшне, нигездә, сәйлән сайлаудан башлыйм. Күңелемә хуш килгәннәрен, күзгә ташланганын алам да тимерчыбыкка өч-дүрт метр җыям, үзенә бертөрле сәйлән йомгак­лары барлыкка килә. Бер атна эчендә, икешәр данәдә җиде-ун төсле йомгаклар ясыйм. Аннары күргәннәремне файдаланып, фантазиямне эшкә җигеп, чәчәк, агачлар ясый башлыйм. Вакыт күп китә, әлбәттә. Иң кечкенә чәчәк ясар өчен, мәсәлән, тимерчыбык­ка сәйлән җыюдан башлап гипска утыртуга кадәр 2-2,5 сәгать вакыт кирәк. Шуңа күрә мин аларны этаплап эшлим: тимерчыбыкка сәйлән жыю, чәчәк таҗларын һәм яфракларын ясау, һәр чәчәкне яки ботакны җыю, чәчәк бәйләмен яки агачны туплау, гипска утырту һәм соңгысы - «декор» (буяу, төрле элементлар белән тулыландыру).

- Бик вак эш бит, туйдыра да торгандыр.
- Әлеге шөгылем, бер яктан, бераз матди ярдәм булса, икенче яктан, арыган күңелне ял иттерү. Сәйлән тезү вак эш булса да, ул арытмый, киресенчә, тынычландыра. Ә менә вакытны, чыннан да,күп ала, өч бала булгач, озаклап эшләп утырып булмый. Күпчелек төнлә, балалар йоклагач эшлим.

- Башка төрле кул эшләре белән дә шөгыльләнәсеңме?
- Әлбәттә! Өч бала әнисенә башкача мөмкин дә түгел! Олы кызыма унике яшь тула, мәктәптә алъяпкыч тегәләр, кечкенә кызым да кызыгып сорый башлагач, аңа да тегәргә туры килде. Әле ниндиен - кып-кызыл атлас тасмадан бәбәй итәклесен! Мәктәптә тактада бизәк төшерергә куштылар - кызларым белән бергәләп анысын да булдырдык. Балалар бакчасына яки мәктәптә үткәрелә торган бәйгеләр өчен балалар белән уенчыклар да ясыйбыз. Улым Алмаз беренче сыйныфта укый, апасы белән бергә биюгә йөри.

- Ясаган эшләреңнең күбесе сатыла дип уйлыйм. Эшләрең белән кызыксынучылар күпме?
- Аеруча бәйрәмнәр алдыннан заказлар шактый килә. Бик күп агачлар Төмән якларына китте, туган ягыбызның каеннарын, миләшләрен сагынабыз, диләр. Һәр эшнең бәясе катлау­лылыгыннан чыгып исәпләнә. Кечкенә генә чәчәкләр 200 сум тора, агачлар 500 сумнан башлана. Бүләккә дип махсус ясалганнары да бар. Туганнарның, дусларның бәйрәмнәренә чакыру белән бергә, мин хәзер «Миңа менә шундыйрак чәчәк бәйләме ясарсың әле» яки «Бүләккә башка берни дә эзләмә, әнә тегендирәк чәчәкле агачыңны алып килсәң...» кебегрәк заказлар да алам! (Көлә.) Мәсәлән, бертуган апам соравы буенча, аш бүлмәсенең тәрәзәсенә киңлеге ике метр ярымлы челтәр тездем. Иң озын җеп - 1,5 метр, иң кыскасы- ярты метр. Бер ел җыйдым! Сәйләннәр бетеп, кирәкле төсен таба алмагач, сүтеп, яңадан башка төсләр белән җыярга туры килде! Сызымын да, күләменә карап, үзем төзедем.

- Шулай да күңелеңә аеруча якын иҗат җимешең кайсысы?
- Иң кадерлесе - чә­чәкле бәби арбасы. Икетуган сеңлемнең кызы тугач, бүләккә ясалган иде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading