16+

Табиблар да «Шәһри Казан» укый (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Республика балалар клиник хастаханәсендә матбугатка яздыру акциясе узды.

Табиблар да «Шәһри Казан» укый (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Республика балалар клиник хастаханәсендә матбугатка яздыру акциясе узды.

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан клиника үз ветераннарына үзенчәлекле бүләк ясады. Табиблар үз остазларын газета-журналларга яздырды. Мондый чара клиникада беренче тапкыр оештырыла.
Республика балалар клиник хастаханәсендә быелдан әнә шундый традиция кертергә уйлыйбыз. Бу үзебездә озак еллар эшләп киткән ветераннарыбызны хөрмәтләү өчен бер мөмкинлек. Өлкән буын табибларыбызга, ветераннарга мөмкин кадәр игътибар бирергә тырышабыз,- ди Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев. Ул үзе дә ветераннарга "Шәһри Казан" газетасын бүләк итте. Шулай ук клиниканың китапханәсенә, туганнарына, якыннарына да газета-журналлар яздырды.


Республика балалар клиник хастаханәсенең китапханәсе бу көнне кешедән өзелеп тормады. "Шәһри Казан", "Казанские ведомости", «Аргументы и факты», «Жизнь», "Вечерняя Казань" газеталары, «Сабантуй», "Казан" журналлары белән якынрак танышырга ашыкты халык. Балалары белән хастаханәдә дәваланучы әти-әниләр дә газетага язылдылар. Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан Алисә Нигъмәтуллина да кайнанасына бүләк ясады. Киләсе яртыеллыктан аларга "Шәһри Казан" газетасы килә башлаячак.
Бу газета турында элек тә белә идем, элемтә бүлегенә барырга җай чыкмады. Хастаханәдә язылып кайтырмын дип уйламаган да идем, бик уңайлы булды,- ди Алисә.
Язылган кешеләргә редакцияләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.


- Әлеге акциягә Республика балалар клиник хастанәсенең һәр бүлеге, санитаркадан алып баш табибларга кадәр теләп кушылды. Клиниканың оештыру-методик бүлеге мөдире Ирина Самолина хастаханәдә 30 ел эшләп киткән, эшчәнлеген балалар неврологы булып башлаган, Татарстанның баш балалар табибы дәрәҗәсенә күтәрелгән Антонина Озерованы матбугатка яздырды. Хирургия бүлегендә шәфкать туташы Флера Мостафина клиникада 13 ел эш тәҗрибәсе туплаган, хәзер лаеклы ялда булган ветеран Нурия Шәриповага "Шәһри Казан" бүләк итте. Дәвалауның рентгенхирургия алымнары бүлегеннән өлкән шәфкать туташы Кадрия Газизова ярдәмендә 26 ел буе рентген лаборант булып эшләгән Сания Фәрхетдиновага июльдән безнең газета өенә киләчәк. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш инженеры Илшат Миназов, ЛФК табибы Зөлфия Сафина, сыйфат бүлеге хезмәткәре Лилия Сәләхова "Шәһри Казан"ны әти-әнисенә бүләк итте.


Акция кысаларында Казан почтамтыннан килгән хезмәткәрләр 150ләп кешене матбугатка яздырды. Абунәчләрнең 70е Республика балалар клиник хастаханәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар. Бәйрәмнең бигәзе булып торган "Изгелек агачы"на да битараф калмады табиблар. Агачка эленгән һәр басманы клиника китапханәсе адресына яздырдылар. Биредә дәваланучы балалар, аларның әти-әниләренә соңгы яңалыклар белән танышу, кызыклы, мәгълүматлы язмалар уку мөмкинлеге туды.



#ПодпишиБлизких, #ПодпишиРодителей, #ПодпискаБүләкИт акциясе дәвам итә, икенче яртыеллыкка язылырга ашыгыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз!


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading