16+

Тагын эссе, тагын кыздыра...

Татарстанга янә 30 градуслы эсселәр кайтты. Җәйнең соңгы ае республика халкын кояшлы, җылы, кыскасы, чын җәйгечә һава торышы белән сөендереп калырга булган, күрәсең.

Тагын эссе, тагын кыздыра...

Татарстанга янә 30 градуслы эсселәр кайтты. Җәйнең соңгы ае республика халкын кояшлы, җылы, кыскасы, чын җәйгечә һава торышы белән сөендереп калырга булган, күрәсең.

Эссе көннәр сагындыра башлаган инде инде, яңгырлары да озакка сузылды бит. Һәм менә, ниһаять, урамда тагын кояш кыздыра. Алдагы көннәрдә җәй буе да кызынырга вакыт тапмаган кешеләр рәхәтләнеп кояш астында иркәләнеп кала ала. Ә авыл җирендә печәннең икенче катын чабар вакыт җитте, көннәрнең җылытуы алар өчен аеруча файдалы. Өстәвенә әле урак өсте дә бөтен куәтенә дәвам итә. Дөрес, синоптиклар яңгыр яву ихтималын да әйтә, әмма ул кыска вакытлы гына булырга тиеш. Бүген республикада 28-33 градус эссе булачак, кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву ихтималы бар. Иртәгә дә, ягъни 14 август көнне республикада кояш кыздыруын дәвам итә: температура шулай ук 28-33 градус эссе торачак. Ара-тирә яшенле яңгырлар яварга да мөмкин. Төнге якта да бик салкын түгел: температура 14-19 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Бер рәхәтнең бер михнәте була, дигәндәй, эссе көннәр сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Шуңа күрә, кояш астында йөрүнең чамасын да онытмагыз. Башыгызга киеп йөрегез һәм суны күбрәк эчегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading