16+

Таләпләр үтәлмәсә, акчалар кире алына

Татарстанда авария хәлендәге торакны бетерү программасына быел күпфатирлы 77 йорт кертелгән, 1 мең 610 кеше күчереләчәк.

Таләпләр үтәлмәсә, акчалар кире алына

Татарстанда авария хәлендәге торакны бетерү программасына быел күпфатирлы 77 йорт кертелгән, 1 мең 610 кеше күчереләчәк.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге максатларга «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» чыганакларыннан 336 миллион 31 мең, Татарстан бюджетыннан 198 миллион 795 мең һәм җирле бюджетлардан 48 мең сум билгеләнгән.
Министрлар Кабинетының «2012 елда авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү буенча республиканың өстәмә адреслы программасын раслау турында»гы 440 нчы карары нигезендә төп программадан тыш, өстәмә чаралар да гамәлгә ашырыла. Өстәмә программада Казан шәһәре һәм Әгерҗе белән Биектау муниципаль районнары катнаша. Исемлекнең монысы авария хәлендәге янә күпфатирлы 31 йортны колачлый. Гомуми исәптә быел 1 мең 856 кешене җимерелү ихтималы булган йортлардан күчерү планлаштырылган.
Төп программада катнашучы 29 муниципаль районның 15е генә муниципаль контрактларны һәм сатып алу килешүләрен тапшырган. Министрлык республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына төзелешләрнең контроль вакытларын (күләмнәрнең 85 проценты) күрсәтүнең, муниципаль контрактлар һәм сатып алу килешүләре башкаруның 24 сентябрьгә кадәр үтәлергә тиешлеге турында хатлар адреслаган. Әгәр шушы таләпләр үтәлмәсә, районнарга күчерелгән акчалар кире алыначак. Алабуга, Тукай һәм Менделеевск муниципаль районнарының акрын эшләүләре авария хәлендәге торак фондын бетерү буенча республика программасының үтәлешенә куркыныч тудыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading