16+

Тарихны яңарттылар

«Бүген иртән биш яшьлек кызыма Бөек Ватан сугышы турында сораулар бирдем дә, күбесенә җавап алмагач, оялып куйдым. Аны тәрбияләүдә мин дә җаваплы бит. Димәк, тиешенчә игътибар күрсәтеп бетерә алмаганмын». Универсиада авылы мэры Фәрид Габделганиевнең әлеге сүзләре Җиңү бәйрәменә багышланган чарада яңгырады. Студентлар, эстафетаны беренчеләрдән булып башлап җибәреп, авыл эчендә ветераннарны...

«Бүген иртән биш яшьлек кызыма Бөек Ватан сугышы турында сораулар бирдем дә, күбесенә җавап алмагач, оялып куйдым. Аны тәрбияләүдә мин дә җаваплы бит. Димәк, тиешенчә игътибар күрсәтеп бетерә алмаганмын». Универсиада авылы мэры Фәрид Габделганиевнең әлеге сүзләре Җиңү бәйрәменә багышланган чарада яңгырады. Студентлар, эстафетаны беренчеләрдән булып башлап җибәреп, авыл эчендә ветераннарны олыладылар.
Көн салкын булуга карамастан, тантанага шактый кеше җыелган иде. Ясалма һәм чын чәчәкләр, төрле төстәге шарлар, күкрәкләргә кадалган Георгий тасмалары чын бәйрәм рухын тудырды. Сугыш вакыйгаларын тагын бер кат хәтерләрдә яңарткан кичә нәфис сүз һәм җыр-бию белән үрелеп барды. Мэрның: «Сез булмасагыз, Универсиада да, Олимпиада да, башка чаралар да уздырыла алмас иде. Тыныч көннәребез өчен алдыгызда баш иябез», - дигән сүзләре көчле алкышларга күмелде. Студентлар һәм җыелган кунаклар сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чарага килгән ветераннарга да сүз бирелде. Алар тагын бер тапкыр дәһшәтле сугыш көннәрен хәтерләрендә яңарттылар. «Сез - безнең өметебез. Киләчәк сезнең кулда!» - диделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading