16+

Ташламадан файдалану җиңеләя

Тиешле ташламаны алыр өчен дә социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кеше бик күп дәүләт органнары бусагасын таптарга мәҗбүр.

Ташламадан файдалану җиңеләя

Тиешле ташламаны алыр өчен дә социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кеше бик күп дәүләт органнары бусагасын таптарга мәҗбүр.

Бүгенге көндә субсидия-ташламаларны түләүне җиңеләйтү буенча төрле яклап эш алып барыла. Шуның берсе - тиздән тиешле ташламаларны алу өчен социаль яклау үзәгенә барып гариза язарга кирәк булмаячак, социаль ярдәм акчасын алыр өчен Саклык банкына язылган гариза шул ук вакытта социаль яклау бүлегенә дә җибәрелә, дип таныштырды хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
Министр республикада халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары хакында сөйләде. Узган елның 7 ноябрендә кабул ителгән «Хәрби хезмәттәгеләргә бирелә торган акча һәм аларга аерым түләүләр турында»гы закон нигезендә, төрле җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә инвалид булып калган хәрбиләргә, хәрби хезмәттә сәламәтлегенә зыян килгән гражданнарга әлеге зыянны компенсацияләү өчен айлык түләүләр каралган. Шулай итеп, I төркем инвалидларга - 14 мең сум, II төркем инвалидларга - 7 мең сум, III төркем инвалидларга 2 мең 800 сум күләмендә акча түләнергә тиеш. Сугышта алган җәрәхәтләрдән хәрби инвалид вафат булган очракта, акчалата компенсация аның гаилә әгъзаларына түләнә. Хәрби хезмәттә булган яки хәрби чакырылыштагы кеше хәрби хезмәттә вазифаларын үтәгән вакытта һәлак булса яки сугышта җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә үлсә, айлык акчалата түләү күләме аның гаиләсенең һәр әгъзасына I группа инвалидка каралган суммадан чыгып исәпләнә (14 000 сум).
Быелның гыйнвар аеннан техноген һәлакәтләрдән зыян күргән гражданнарга федераль бюджеттан түләнә торган акчалардан тыш, республикада яшәүче ташламаларга ия булган кешеләргә ай саен түбәндәге критерийлар буенча компенсацияләр: хезмәт ветераннарына, ТР дәүләт бүләгенә ия булган кешеләргә - 342 сум, реабилитацияләнгән кешеләргә тыл хезмәтчәннәренә - 510 сум, сәяси репрессияләрдән зыян күргән кешеләргә ай саен 427 сум күләмендә түләнәчәк.
2012 елның 6 апреленнән даими рәвештә карауга мохтаҗ инвалид балаларга да өстәмә түләүләр билгеләнәчәк. Бу төркемгә үз-үзләрен карый алмый торган III дәрәҗә инвалид балалар керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading