16+

Татар теле интернетта үсеш ала

Бүгенге көнне интернет челтәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, барыбер шул «пәрәвез»гә килеп төртеләсең. Ярты тормышың сайтлар актарып уза. Ә ул сайтларны кем һәм ничек ясый соң?

Татар теле интернетта үсеш ала

Бүгенге көнне интернет челтәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, барыбер шул «пәрәвез»гә килеп төртеләсең. Ярты тормышың сайтлар актарып уза. Ә ул сайтларны кем һәм ничек ясый соң?

18 май көнне Татмедиа басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы сайтларга нигез салучы кешеләр белән таныштырдылар. Агентлык тарафыннан үткәрелеп килгән «Танет Йолдызлары-2011» бәйгесе быел тугызынчы тапкыр интернет челтәрләрен бәяләде. «Бәйгенең төп максаты - татар телен үстерү, милләтебезнең тарихын, тормыш-көнкүрешен популярлаштыру, чит төбәкләрдә яшәүче татарларны республикада булган яңалыклар белән тәэмин итү», - дип билгеләп үтте бәйгене оештыручыларның берсе Раил Гатауллин.
Бәйгедә катнашырга 220дән артык интернет челтәре теләк белдерде. Алар арасында Татарстан төбәгеннән генә түгел, Казахстан, Украина, Кыргызстан, Башкортстан, Чувашия, Оренбург, Самара өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләр дә бар иде.
Бүләкләү барышында «Таткнигафонд», «Ялкын» журналы, «Tatarile» сайтлары презентация белән чыгыш ясады.
Җиңүче итеп бары 41 интернет-сайт кына билгеләнелде. Алар арасында «Kazan24.ru», «TNV.ru», «Beznen.ru», «Tatartime. com», «Kamalteatr.ru» һ.б. татар дөньясын төрле яклап яктырткан сайтлар бар иде. Катнашучылар барысы да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бүләкләү күтәренке рухта тәмамланды. Җитәкчеләр «Танет Йолдызлары-2012» бәйгесен зурдан үткәрергә ниятләүләрен белдерделәр һәм җиңүчеләрне дә кабат катнашырга өндәделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading